«Кредитын әле былтыр гына көч-хәл белән түләп бетердем»

Ул көнне аларның күңеле нидер сизенә. Әллә шуңа инде алар күптән кайтмаган авылларына юл тота. Янган йортлары янына килгәч тә, алар иң элек үзләренең исән-сау булганына сөенә.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Чулпан Сибгатуллинаның йорты яшәрлек хәлдә түгел. 23 гыйнварда ут аларны куышсыз калдыра.

– Ул көнне эштә идем. Кызым мәктәптән букчасын кайтарып куйды да минем янга килде. Эштән соң икәүләп авылга кайтып киттек, – дип искә ала Чулпан. – Безнең авылда телефон тотмый. Интернетка исә өйдә генә кереп була. Куркыныч хәбәрне икенче көнне кулыма телефон алгач кына белдем. Янгын турында күршеләр язып җибәргән. Тизрәк Казанга чыгып чаптык.

Алар килгәндә, янгын сүнгән була инде. Ике катлы йортның өске ягы янып беткән, астагысы су белән тулган. Тәрәзәләр ватык, өй эчендәге җиһазга, кием-салымга төтен исе сеңгән. Кыскасы, яшәрлеге калмаган.

– Мин бу йортны энем белән бергә алган идем. Ике катлы булса да, кечкенә генә йорт ул. Кредитын әле былтыр гына көч-хәл белән түләп бетердем. Кызымның мәктәп киемнәре, китап-дәфтәрләре янып беткән. Ул 6 нчы сыйныфта укый. Мәктәпкә дә бармыйча булмый. Әле ярый, мәрхәмәтле кешеләр күп. Бергә эшләгән танышым үзләренә яшәргә чакырды. Кызымның сыйныфташларының әти-әниләре акчалата ярдәм итә. Киемнәр дә алып килделәр, – ди Чулпан. – Кызымны ялгыз үстергәч, таяныр кешем юк. Ирем булмагач, йортны төзекләндерү хакында да уйлый алмыйм. Әмма күршеләрем, бер катлы йорт итеп түбә ябарга була, дип сөендерә. Әмма бар да акчага килеп тоташа. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Авыр чагымда ярдәм итсәгез иде.

Бу гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Чулпан Мөнир кызы Сибгатуллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3861 5757. Карта 89370047509 телефон номерына бәйләнгән.


Фикер өстәү