Кукмара прокуратурасы ялган паспортлар ясап саткан сайтны ябу өстендә эшли

Кукмара районы прокуратурасы ялган паспортлар сату белән шөгыльләнүче сайтны ябу өстендә эш алып бара. Теләгән һәр кеше анда теркәлмичә генә кереп, ялган документлар ясата алган. Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, интернет-сайтка керү чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Кукмара районы прокуратурасы интернет челтәрен мониторинглау барышында ялган паспортлар һәм башка рәсми документлар сату сайтын ачыклады. Мәгълүматлардан файдалану чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле иде», — диделәр прокуратурада.

Россия Федерациясе территориясендә мондый мәгълүмат тарату тыелган, ә ялган документ җитештергән һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Прокуратура әлеге интернет-сайтны ябу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү