Кукмарада — итек фестивале

Биредә кемнәр генә юк. Әйтерсең, бар Кукмара халкы мультфильм геройларына әйләнгән. Тик нинди генә җәнлек-хайван кыяфәтенә керсәләр дә, аякларында йон итек. Бүген биредә итек фестивале. Шуңа да аның ниндиен генә очратмыйсың. Әлеге чара икенче елын үткәрелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин фестивальне ачып, район башлыгының котлавын җиткерде.

—  Итек салкында кия торган җылы аяк киеме генә түгел, ул безнең районның йөзек кашына әверелде. Кукмараларны хәзер кая барсак та, итеге аша таныйлар. Бу бәйрәм —  итекчеләрнең хезмәтен зурлау, — диде ул.

Итек фестиваленә Саба, Мамадыш, Теләче районнарыннан гына түгел, Зәйдән дә килүче командалар бар. Килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итсен өчен Кукмара халкы зур ярминкә ясаган. Ни генә сатмыйлар. Чәбья авылыннан Таһир Котдусов балын да сата,чәйгә мәтрүшкәсен дә әзерләп куйган. Кем ничек булдыра алган. Итек, таба сатучылар янына чират җыелган. Халык рәхәтләнеп ял итә. Нырты совхозы, Төркәш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны җырлап каршы алалар, рәхәтләнеп биетәләр.

— Авылда кеше күп булмаса да, зурлап Яңа ел уздырдык. Кайтучылар байтак иде. Шәһәргә киткән авылдашлар бәйрәмнәрне көтеп тора. Аеруча бала-чага рәхәтләнеп бәйрәм итте. Инде менә бүген районда күңелле чарада катнашабыз,- ди Төркәш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Нәфыйк Зиннәтов. — Тырышып эшләгән кеше ял да итә белә. Соңгы елларда район җитәкчелеге үз халкына зур бәйрәмнәр ясый. Мондый чаралар булганда, шәһәргә барасы килми. Үзебездә рәхәт.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү