Кыш көтеп, яз килмәсме?

Кышның икенче ае тәмамланып килә, әле бер дә туңып караган юк. Быел йон итек тә урыннан кузгалмады. Тун турында әйткән дә юк. Бияләй дә искә төшкәндә генә ияреп йөри. Шыгырдап торган ак кардан атлыйсы, битне чемердәтеп алган җилләрнең исен иснисе килә. Кыш булмаудан матди зыян күрүчеләр дә бар. Сәүдәгәрләр, кәсепчеләр, авылда яшәүчеләр салкын көтә.

Җәен һава торышы салкынча торгач, куас һәм туңдырма алучылар аз булган төсле, кышын тун, чана-чаңгы кибетләре дә аптырашта. Сатулары бармый. Урамда җылы һава торганда, тун киясе киләмени ул?

– Сәүдә үзәгенә килүчеләр күп булса да, безгә керүче юк. Халык тун ягына борылып та карамый. Юка куртка алалар. Без инде аптыраганнан ташлама игълан иттек. Тун бәяләрен бик төшердек. Әмма аңа карап та алам дип тормыйлар. Бизнесымны саклап кала алырмынмы, билгесез. Җәен без болай да тунны арзанга сата идек, – ди Казанның бер сәүдә үзәгендәге мех салоны хуҗасы Эльвира Курмакаева.

Спорт товарлары сатыла торган кибет менеджеры Владик Петров, декабрь башларында чаңгы-чана алучылар булса да, гыйнварга чыккач, кызыксынучылар кимеде, ди. Кары булмагач, кайда шумак кирәк.

– Халык спорт заллары, йөзү бассейннары өчен кием-салым ала. Тимераяк алучы да юк. Кыш бабай бүләгенә кирәк дип сорап килүчеләргә берничә пар саткан идек. Сату булмагач, акча аз керә. Күп кенә сатучылар башка эшкә күчеп бетте, – ди ул.

https://vatantat.ru/2020/01/%d2%bbava-toryshy-kyshy-yuk-%d2%97%d3%99e-d%d3%99-bulmayachak/

Кукмарада яшәүче Тимербай Зыятдинов кыш көне генә табыш китерә торган итек басу һөнәрен узган ел ук ташлаган. Дөресрәге, итек сорамый башлаганнар.

– Эшем беткәч, узган ел читкә китеп эшләдем. Быел мал үстереп, шуларны саттым. Үзебез үскәндәге карларны сагынам. Өй кыегыннан булган карлар кая икән хәзер. Без әле бәхетле буын, менә балаларым кар күрергә, тау шуарга тилмерә, – ди ул.

Казандагы ачык һавадагы шугалакларны ябарга мәҗбүр булдылар. Берничә боз кичүе дә вакытлыча эшләми тора. Әмма бозга керергә ярамый дисәләр дә, бу балыкчыларны куркытмый. Лаеш районында яшәүче Дамир абый Шакиров көн дә балыкта икән.

– Камада боз нык. Чамалап кына йөрсәң, куркыныч түгел. Үз көемә барып, көн дә балык тотып кайтам. Лаешка күченеп кайтканга 35 ел инде. Шуннан бирле балыкка йөрим. Әмма быелгы кебек һава торышын күргән юк иде әле. Әкренләп җылы якка әйләнәбез бугай инде. Җәен карбыз, кавын гына түгел, башка тропик җиләк-җимеш утыртып карыйсы булыр, – ди ул.

Кукмара районында булган кар эреп беткән. Кичә иртән тау башлары ачылган.

– Әле кар булганда, күңел тыныч иде. Көздән чәчеп калдырган арыш, бодай зыян күрә инде. Әгәр кинәт катырса, алар өши, җылы һава торышы торса, чериячәк. Үземнең дә утырткан җирләр күп. Уҗым бит ул туң бетүгә уяна. Әмма күңелне төшермим, салкыннар да, кар да булыр дип ышанам, – ди Ядегәр авылында яшәүче фермер Райнур Әсхәдуллин. Уҗымнарга гына түгел, мондый һава торышы кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян сала. Өлкәннәр кан басымы белән тилмерсә, яшьрәкләр салкын тиеп авырта икән.

– Бер җылы, бер салкынча торгач, кеше өстенә юка кия. Яланбаш йөрүчеләр дә бар. Соңгы көннәрдә тамак авыртып, температура күтәрелеп, йөткереп авыручылар күбәйде. Өлкәннәрнең кан басымы уйный. Көн саен медпунктка килүчеләр дә, өйләренә чакыртучылар да бар, – ди Мамадыш районының Түбән Яке авылы фельдшеры Нурфия Шәрифуллина.

https://vatantat.ru/2019/12/rossiyad%d3%99-anomal-%d2%97yly-kyshny%d2%a3-s%d3%99b%d3%99ben-a%d2%a3lattylar/

Халык җылы кышны үзенчә юрый. Чаллыда яшәүче 94 яшьлек Гыйльмениса әби дә аптырашта. Мондый хәлне күргән юк иде әле, ди ул. “Чит илләрнең генә эшедер. Шулар һавага берәр нәрсә җибәреп ятадыр”, – ди әбекәй. Үзенең исә көне-көне белән кәефе китеп ала икән. Андый чакта ятып кына торам, ди.

Кыш салкын булмауны Австралиядәге янгыннар тәэсиредер дип фаразлаучылар да булды.

– Берничә ел элек бу вакытта 20 градус салкыннар тора иде. Глобаль җылыну соңрак булыр дип көткән идем. Әмма хәзер үк түгел. Бер яктан гыйнвардагы җылы көннәр рәхәт тә кебек. Аеруча шәһәр кешесенә. Кар юк, юлда бөкедә утырмыйбыз. Ә шул вакытта авыл хуҗалыгына зур зыян килә. Димәк, кыш җылы булса, җәйнең салкын киләсен көт тә тор. Бу “саташу”ны мин экологик проблемаларга бәйлим. Сәнәгать өлкәсе үсә икән, үзеннән-үзе табигатькә зыян салына. Себердәге янгыннарның төтен исе бездә сизелеп, Австралиядәгесе Көньяк Америкага килеп җитә икән, бу дөрес әйбер түгел, – ди журналист Римма Бикмөхәммәтова.

Быелгы кышта идарәче оешмалар акча эшли алдымы соң? Эшләү генә түгел, янга калдыра да алдык, ди оешма исемен әйтергә теләмәгән Тамара Мизулина.

“Без хезмәт күрсәтә торган йортлар үзәктән җылытыла. Хәзер яңа йортларда һава торышын көйләүче төймәләр бар. Шулар ярдәмендә киметеп, арттырып була. Акчаны без кар көрисе булмаганга, бозлавыкка реагентлар сипмичә янга калдырдык, – ди Тамара ханым. – Үзебез исә шәхси казанлы фатирда яшибез. Быел салкын булмагач, газга бик аз түлибез. Хикмәт түләүдәмени, кыш икән – кыш, җәй икән җәй булсын иде. Баш авыртканга чыдап булмый. Үзеннән-үзе кәеф төшә.

Елгаларда боз өстенә су чыга. Кырлар, басулар карсыз тилмерә. Быел кыш күреп булмас микәнни? КФУ профессоры Юрий Переведенцев быелгы һава торышын “еврокыш” дип атый. Ул шушы көннәрдә бераз булса да суытасын фаразлый. Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев тә күңелне төшермәскә куша.

– Былтыр да кыш булмады. Гыйнвар һәм февральдә берничә көн 27 градус салкын булды. Быел андый салкыннар булмаячак. Әмма гыйнвар ахыры белән февральдә бераз суытып алачак әле. Кышка ошап килсә, җәй әйбәт булмас. Гомер юкны, урысларның Раштуасында да, Кач ману бәйрәмендә дә салкын булмады. Артык суыклар булмаса да, кар булыр төсле, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү