Кытай белән Казан арасы: дәрәҗәң һәм кадерең кимерме?

Бу арада гаиләбез, нәсел-нәсәбебез белән бергә зур шатлык кичерәбез. Күп еллар элек арабыздан киткән олы кызыбыз Гөлнараның бердәнбер улы Арыслан Йосыф Кытайда, дөньяның төрле почмакларыннан килгән, егерме меңләп студент укыган Гонг-Конг университетының антропология факультетында, фәлсәфә фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклады.

Диссертация комитетының җитәкчесе дөньякүләм танылган галим Чарлз Хиршкинд булган. Анда шулай ук фәлсәфәче галимнәр, социология-культура, антропология, дин белән секуляризм мөнәсәбәтләрен ачыклауда аеруча күп эшләүче Калифорния университеты профессоры Беркли да катнашкан. Профессорлардан Тереза Куон белән Вашингтон университеты галиме, Кытай культурасы белгече Джозеф Боско төп яклаучылар булган.
Арыслан Йосыфның диссертация темасы – “Күп аллалыкка яңадан кайту. Постконфликтлы Кытай шәһәрләрендә ислам этикасы политикасы”. Автор, күп төрле либераль мәдәни традицияләр шартларында яшәгәндә, диннәр арасында бернинди каршылык булмаска тиеш, дигән фикерне алга сөрә. Әзерләнү чорында автор өч ел дәвамында ислам дине тоткан Кытай авылларында яшәде, балалар укытты. Хәзер аңа 33 яшь. Хатыны Альбина, ике яшьлек кызы Алсу бар. Алсу дүрт телдә сөйләшә.
Хатыным Мәдинә оныгыбыз Арысланны мичкә тәгәрәткән бәрәңге, әче катык катылган токмачлы аш ярата торган егет итеп үстерде. Без аны Татарстаныбызга хезмәт итәргә чакырабыз. Мин бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат язган идем. Фәрит әфәнде хатымны Фәннәр академиясенә юллаган. Аннан икенче көнне үк хат алдык. Чакырабыз, чакырдык, дигәннәр. Тик бездә хезмәт хаклары 14-15 мең сумнан артмый икән. Шулай булгач, күренекле галимнәрнең ни өчен чит илләргә киткәне аңлашыла инде.
Арыслан Бөгелмәдәге татар-төрек лицеен тәмамлады. Ул чорда Татарстандагы татар-төрек лицейларына Мостафа бәй җитәкчелек итә иде. Аның белән дустанә мөнәсәбәттә булдык. Чөнки ул оныгыбызны бик яратты, бездә кунакта да булды.
– Синең улың, лицейны тәмамлауга, Истанбул йә Әнкара университетларының ген инженериясе факультетына укырга керер, барысын да үзем хәл итәрмен, – дип әйтә иде ул миңа. Без дә килешкән идек. Әмма оныгыбыз, укуын тәмамлауга, документларын Казан университетына илтеп тапшырган.
– Улым, менә бу ак кәгазьне кытайлар уйлап тапкан. Син кулыңа таккан компасны да кытайлар куллана башлаган. Ничә мең чакрымга сузылган Кытай стенасын гына күз алдыңа китер! – дип сөйли идем мин аңа. Шулай итеп, оныгымда, үзем дә сизмичә, чин культурасына мәхәббәт тәрбияләгәнмен икән. Документларын да шул тел бүлегенә илтеп тапшырган. Шунда матур гына укып китте. Ике елдан соң җиде студентны чин телен ныклап өйрәнергә, Кытайны күреп кайтырга дип, җиде айга шул тарафка җибәрделәр.
Анда укулары тәмамлангач, бер карт профессор Арысланны кайтып йөрмәскә, укуын үзләрендә дәвам итәргә кыстаган: “Улым, илле еллап вузда укыту дәверендә синең кебек күндәм, искиткеч үткен зиһенле студентны беренче очратам. Сиңа тел үзләштерү аеруча җиңел бирелә. Син аларны өйрәнмисең, йотып кына барасың бугай. Кал, укуыңны монда тәмамларсың”, – дигән.
– Тәкъдимегез өчен рәхмәт, – дигән оныгым. – Бик калыр идем дә, мөмкинлегем юк. Әнием – күптән мәрхүмә. Әтием башка гаилә корды. Башка ярдәм итәр кешем юк. Безне бирегә Президентыбыз кушуы буенча җибәрделәр. Җиде айлык стажировкабыз бетте. Мин биредә бер генә көн дә кала алмыйм.
– Уйла әле. Бүгеннән торып яшәвеңә, ашау-эчүеңә, укуыңа үзем түлим. Талантлы студентны югалтасым килми, – дигән карт профессор.
Шул сөйләшүдән соң Арыслан Казанга кайтып төште. Әле мәсьәлә бер якка да хәл ителмәгән. Дус-иш, туган-тумачаларның күбесе аның Казанда калуын хуплады. Без – дәү әтисе белән дәү әнисе: “Улым, ашыкма! Кумыйлар бит, чакырып торалар. Ни булса, шул булыр, укуыңны Кытайда дәвам ит”, – дип киңәш бирдек.
Әлеге профессор Канша университетыннан Гуанджауга күченде. Арысланны да үзе белән алды. Гуанджаудан алар Гонг-Конг университетына килеп урнашты. Бу чорда Арысланыбыз татарча, русча, төрекчә, инглизчә, кытайча белә иде. Шушы вакытта ике ел чамасы тулай торакта япон студентлары белән яшәп, японча да җиңел аралаша башлады. Кытай авылларында иҗади командировкада булып, вьетнамча сөйләшергә дә өйрәнде. Вьетнам авыллары Кытай провинцияләре белән рәттән генә икән.
Университетта Арыслан чин студентларына чинчә укыта башлый. Менә шул вакытта остазы аңа фәлсәфә фәне белән шөгыльләнә башларга тәкъдим итә. Шул җәһәттән оныгыбыз Кытай авылларында өч елга сузылган командировкаларда була.
Яраткан оныгыбызны Татарстанга чакырабыз. Дөресен әйтергә кирәк, Кытайда тормыш, көн итү җиңелрәк. Кешеләр дә бер-берсенә йомшаграк, игътибарлырак. Тик кайда яшәү, эшләү турында сүз чыкканда, мин оныгыма мичкә тәгәрәткән бәрәңгене искә төшерәм дә, аннан да тәмлерәк ризык бармы, дип сорыйм. “Әгәр кайтсаң, дәрәҗәң, кадерең барыбер чит илдәгедән ким булмас”, – дим.

Альберт Ашыт-Хәсәнов,
язучы


Фикер өстәү