Кытайдагы афәт безгә килмәсен өчен ниләр эшлиләр? 

Кытайда булып кайткан кешеләргә шикләнеп, шунда барырга җыюнучыларга аптырап карый, кулны ешрак юа башладык. Сәбәбе узган елның декабрь азагында Кытайның Хубэй провинциясендә барлыкка килгән коронавирус таралуында. Телевизорда, социаль челтәрләрдә, радиода бар җирдә шул хакта шаулыйлар. Кайгыруыбыз урынлымы? Кытайдан булып кайткан, хәзер Азия илләрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәгә кереп, вазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен чамаларга тырыштык.

“Даруханәдә битлек тапмадым”

Сөембикә Галимова хәзерге вакытта Кытайның Фуцзянь провинциясендәге Цюаньчжоу шәһәрендә яши. Биредә 10 кешедә вирус тапканнар. Мәктәпләрдә һәм кайбер оешмаларда карантин игълан ителгән.

– Халыкта паника, каушау сизелми. Саклык чаралары белән таныштырдылар. Яңа ел яллары вакытына туры килгәч, шәһәрдә кеше болай да азайды, чөнки монда андый озын яллар сирәк күренеш, күпләр туган якларына кайтып китә. Мин урамга ашамлыклар алыр өчен генә чыгам, соңгы тапкыр даруханәгә кергәндә, медицина битлекләренең яңа партиясе кайткан иде. Кешеләр күбесенчә битлектән йөри, – дип сөйләде Сөембикә.

Татарстанда калган туган-тумачалары аның өчен нык борчылып тора, билгеле. Сөембикә әйтүенчә, Россиядәге мәгълүмат чаралары үзләре үк кешедә паника тудыра. Имеш, халыкка илдән китәргә киңәш ителгән смслар юллаганнар, гомуми эвакуация игълан ителгән. “Бездә андый хәбәр юк. Кытай зур. Бәлки, вирус чыккан Хубэй провинциясендә шулайдыр, ишетмәдем”, − ди Сөембикә.

Татарстанда туып, Кытайда эшләп алган 25 яшьлек Рузалия (исемен үзгәртүне сорады) хәзерге вакытта Вьетнамга киткән.

  • Яңа ел каникулы башлануга, эшемнән ял алдым, 21 гыйнварда Кытайның Гуандун провинциясендәге Чжаньцзян шәһәреннән Вьетнамга киттем. Мин китәргә бер-ике көн кала вирус турында сөйли башладылар. Ул чакта безнең шәһәрдә бер кеше аны йоктырган дигән хәбәр булды. Әле ул вакытка поездларда да кешеләр битлексез генә йөрде, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез. – Наньнин шәһәрендәге даруханәгә битлек алырга дип кергән идем, берни тапмадым. Битлекне дә, шуларны киеп йөргән кешеләрне дә Вьетнамда гына очраттым. Нячангка очканда аэропорттагы бар хезмәткәрләр битлектән иде. Хәзер Нячангта адым саен битлек саталар, аны сатып алучыларның күбесе – кытайлар, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Аныңча, кытайлылар үзләре үк куркуга тиз сабыша торганрак халык. Зур сәүдә үзәкләре буш, әмма яшьләр күңел ачу чараларыннан баш тартмый икән. Кешеләр үзләре дә арттырып җибәрергә ярата дигән фикерен җиткерде кыз. Кайсына ышанырга да белмәссең. “Бер танышым, вирустан 70 мең кеше үлде, диде, аннан икенчесе килеп, 2 мең кеше, дип төзәтте. Соңгы күргән саным 81 иде”, – ди ул.

“Алар моннан да котылу юлын табачак”

“Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова да күптән түгел Кытайдан кайткан. Ул Хайнань утравында, Дадунхай бухтасында ял иткән. Рәмзия ханым сөйләвенчә, ул экологик яктан  чиста җир санала, кытайлар яшәгән шәһәрләрдән дә ераграк урнашкан, туристларның иң яраткан урыны. Вирус турында берни дә ишетмичә, дәваланып, сокланып ял иткән әңгәмәдәшебез. Күбрәк үзебездә калучылар борчылган. Беренче шаукым да  “ватсап” аша туган-тумачалардан башланган.

  • Вирус турында ишетмәдек, кояшка карап, рәхәтләнеп ял иттек, дәваландык. Паника күбрәк бездәгеләрдә, социаль челтәрләрдә булды. Үзебез дә гаҗәпләндек. Кытайда гына түгел, Азия халкы, гомумән, битлек киеп йөри бит. Алар тәннәренең ак булуын телиләр, шундый культ дияргә дә мөмкин. Битлектән йөрүне авыру күрсәткече дип әйтү дөрес булмас иде, – диде ул.

Балтач районындагы Иске Салавыч авылы егете Рүзәл Мөхәммәдиев тә, куркырга кирәк түгел, дигән фикерен әйтте. Ул әле шушы көннәрдә генә Кытайдан туган авылына ялга кайтты.

  • 2019 елның җәендә КФУны тәмамлап, июль аенда Кытайга инглиз теле укытырга киттем. Каникулга 15 гыйнварда кайттым, − дип сөйләде Рүзәл. – Дөресен генә әйткәндә, мин киткәнче вирус турында хәбәрләр бар иде инде, әмма шул дәрәҗәдә зурайтып, аңа шикләнеп караучы булмады, ул хакта күп сөйләмәделәр. Авылга кайтып җиткәч кенә вирусның глобаль дәрәҗәдә артуы, үлүчеләр барлыгы турында укыдым. Интернетта язганнарны, телевизорда күрсәткәннәрне карап барам. Бик күпертеп сөйлиләр. Әмма паникага бирелергә кирәкми дип саныйм.

Рүзәл әйтүенчә, Кытай  алга киткән ил санала, вирусны җиңү өчен күп көч куялар. “Ухань шәһәрен яптылар, анда хәзер табиблардан кала берәүне дә кертмиләр һәм чыгармыйлар. Минем белүемчә, Уханьда хастаханә төзи башлаганнар”, − ди ул.

Кытайда калган таныш-белешләре белән аралашып тора икән Рүзәл. Алар күбрәк өйдән чыкмаска, калын битлектән йөрергә тырыша. “Үзләре әйтүенчә, кибеттә киштәләр бушаган, кешеләр азык-төлекне күпләп алып куя, сәбәпсез урамга чыгудан баш тарталар. Җәмәгать урынында, мәсәлән, транспортта битлек кимәсәң, полиция хезмәткәрләре сине кертмәскә дә хокуклы икән. Битлек кию мәҗбүри. Кытайдагы дусларымнан да сорашам, статистиканы да күзәтәм: үлүчеләр арасында күбрәк яше җиткән, иммунитеты нык булмаган өлкәннәр күбрәк”, − дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Рүзәл уйлавынча, Кытай өчен мондый вирус яңалык түгел. 2003, 2008 елларда да биредә вируслы авыру очрагы булган инде. “Кытай моннан да котылу юлын табачак”, − дип өметләнә егет.

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

  • Без Кытайдагы хәлләрне күзәтәбез. Кытай – безнең эшлекле партнерыбыз. Ярдәм кирәк булса, без аларга булышырга әзер. Якын арада Кытайда гына түгел, бөтен дөньяда булган әлеге проблеманы хәл итү юлы табылыр дип өметләнәбез. Татарстанлылар арасында паникага юл куймау бик мөһим. Президент тарафыннан безнең территориядә коронавирусны булдырмас өчен республикада нинди чаралар күрелүе турында оператив мәгълүмат бирү бурычы куелды.

НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа вируска каршы көрәшүче оператив штабка керүчеләр исемлеген раслады. Исемлектә – 12 кеше. Алар арасында вице-премьер Татьяна Голикова, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, эчке эшләр министры урынбасары Александр Горовой, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, “Аэрофлот” генераль директоры Виталий Савельев, тышкы разведка хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Моряков һ.б.лар бар. Пәнҗешәмбе көнне Ерак Көнчыгышта чикне ябу турында карар имзаланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә даими эшләүче штаб төзергә йөкләмә бирде. Республика штабына Татарстан Сәламәтлек саклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, республика буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчеләре керәчәк. Штаб көн саен җыелачак, эш нәтиҗәләре хакында оператив төстә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителәчәк.

2019-nCoV корона вирусын һава-тамчы юлы белән генә түгел, күзгә пычрак кул белән кагылып та йоктырырга мөмкин. Авыруның билгеләре салкын тигәндәге кебек үк: борыннан ага, тән температурасы югарыга “үрмәли”, тамак авыртырга, эч китәргә дә мөмкин. Вирусның таралуын булдырмас өчен, түбәндәге саклану чараларын күрергә киңәш ителә: вазгыять уңай якка үзгәргәнче, Кытайга барудан тыелып торырга; чит илгә чыгарга уйлаган очракта да, анда эпидемиологик вазгыять турында белешергә; диңгез ризыклары сатыла торган урыннарга бармаска; бары тик термик эшкәртү кичергән ризык, чиста су гына кулланырга; зоопарк, хайваннар катнашындагы күңел ачу чараларына барудан тыелып торырга; кеше шактый күп була торган урыннарда битлектән йөрергә; кулны еш сабынлап юарга; авыруның беренче билгеләрен сизүгә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә.

САН:

Казаннан Кытайга 5 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргәннәр. Airbus A330-300 самолеты Саньяга медицина битлекләре алып киткән. 27 гыйнвардан республикадан Кытайга туристлар җибәрү вакытлыча туктатылды. Хәзер туристларны планлы режимда алып кайту гына гамәлгә ашырыла, Санья аэропортыннан Казанга соңгы рейс 4 февральгә планлаштырылган.

2020 елның гыйнварында Кытайда булып кайткан 4 Казан кешесе медицина хезмәткәрләренә ОРВИ билгеләре белән мөрәҗәгать иткән булган.

“Казан” һәм “Бигеш” аэропортларында 181 рейсны (шул исәптән Кытайдан 7 рейс), 31 меңнән артык пассажир һәм экипаж вәкилләрен тикшергәннәр.

30 гыйнвар иртәсенә караган рәсми статистика мәгълүматларына күз салсаң, коронавирусны 7700 кеше йоктырган, 170 кеше үлгән. Кытай хакимияте вируска каршы көрәш өчен 4 миллиард доллар чамасы акча бүлеп биргән.

Гыйнвар уртасыннан Россия даруханәләрендә вируска каршы препаратларны сату 80 процентка кадәр үскән. Шул исәптән медицина битлеген сату да 8–12 мәртәбә арткан.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү