Кытайдагы вирус белән бәйле рәвештә, Казан аэропорты эшчәнлегенә үзгәрешләр керә

Кытай провинциясендә коронавирус белән бәйле үпкә ялкынсынуның (пневмония) 59 очрагы теркәлгән. Моның нәтиҗәсендә, Казан аэропортында, чит илләрдән пассажирлар килү зонасында санитар контроль көчәйтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Кытай халык республикасы провинциясендә вируслы этиологиягә караган пневмониянең 59 очрагы теркәлгәнлектән, чит илләрдән килүчеләр зонасында санитар-карантин контроль көчәйтелде. Аэропортта тәүлек буе Роспотребнадзор белгечләре эшли. Чит илдән килгән кеше дистанцион термометрия уза», — диде Патяшина.

Тән температурасы 37дән югары булса, аэропорттагы җайланма сигнал бирә. Бу вакытта табиблар һәм ведомство белгечләре авыруны җентекләбрәк тикшерә һәм, ихтыяҗ туса, дәвалауга җибәрә.

Марина Патяшина әйтүенчә, Кытайдагы вируслы пневмония авыруы Россиядә әлегә теркәлмәгән.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү