Кыямәт көнендә иң беренче намаз турында соралачак

Пәйгамбәребез намаз уку турында, бернинди шик-шөбһә дә калдырмаслык итеп: “Әгәр бер кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Менә намаз укучы да шулай ук, Аллаһы Тәгалә аның барча гөнаһларын гафу итәр”, – дигән. Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов безгә намаз укуның башка бик күп фазыйләтләре турында сөйләде.

– Кем намазга игътибарлы булса, шул кешегә Аллаһы Тәгалә биш нигъмәт бирәчәк: аның ризыгы җиңеллек белән килер, кабер газабыннан имин булыр, кыямәт көнендә үзенең гамәлләр китабы уң кулына тапшырылыр, җәһәннәм өстеннән булган сират күперен яшен тизлеге белән үтәр, хисапсыз җәннәткә керер. Шулай ук намаз көндәлек ризыкны тәэмин итә, сәламәтлекне саклый, йөрәкне һәм тәнне ныгыта, йөзебезгә нур һәм матурлык иңдерә, җанны канәгатьләндерә, ялкаулыктан дәвалый, йөрәкне нурлый. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алуга һәм Аның ачуыннан имин булуына сәбәп була. Шайтаннан ерагайта һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайта, – ди ул. – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), авырлык һәм кыен хәлгә очраганда, намазга игътибар биргән.

– Хәзрәт, ни өчен “Бәкара” сүрәсендә намазларыгызны, бигрәк тә урта намазларыгызны саклагыз, диелә?

– Пәйгамбәребездән: “Кайсы гамәл иң яхшы булып санала?” – дип сораганнар. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам: “Вакытында укылган намаз”, – дип аларга җавап кайтарган. Урта намаз – икенде намазы – кояш баеганчыга кадәр укыла. Кеше эшне бетерим дип, ашыгып, кайгырып, икенде намазын вакытында укымыйча кала. Пәйгамбәр Мөхәммәд шуңа да: “Кем икенде намазын вакытында укымаса, шул үзенең гаиләсен һәм мөлкәтен югалтуга охшаган булыр”, – ди.

– Кыямәт көнендә дә иң беренче намаз турында соралачак икән.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд шулай дип әйтеп калдырган. Безгә ай саен ут, су, газ, җылылык һәм башкалар өчен квитанция килә һәм аны түлибез. Кыямәт көнендә исә Аллаһы Тәгалә һәрберебездән: “Син кояшның җылылыгы һәм яктылыгы белән файдаландың, һава суладың, тәнеңне кулландың, кая түләнгән квитанцияң?” – дип сораячак. Шушы Раббыбыз Аллаһ биргән нигъмәтләргә безнең укылган намазларыбыз түләнгән квитанция булып тора.

– Ни өчен җомга мәчетенә фәкать ирләр йөри? Хатын-кызларга ул кискен тыелганмы?

– Хатын-кыз өчен мәчет ул аның йорты булып тора. Әгәр инде хатын-кыз җомга көнендә имамнан вәгазь тыңларга дип барса, ул чакта аны тыярга безнең хакыбыз юк. Ләкин күзенә бәрелә торган киемнәрне кимәсен, хушбуй сөртенмәсен, мәчет эчендә тавышланып тормасын.

– Ни өчен җомга намазыннан соң ирләр кул биреп исәнләшеп чыга?

– Кайбер мәчетләрдә намаздан соң имам белән кул биреп исәнләшәләр. Бу гамәл мәҗбүри түгел, әмма монда өч файда бар. Беренчедән, кул бирешеп, аерылганнан соң кешеләрнең гөнаһлары юылыр. Икенчедән, үзара ачуланышкан мөселманнар бар. Шушы күрешүдән соң, алар дус-татулыкка ирешерләр. Өченчедән, бәлкем, бу соңгы күрешүдер.

– Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә, диләр. Аны ничек аңларга?

– Пәйгамбәребез: “Кайчан кеше намазны тәмамласа, ул уннан, тугыздан, сигездән, җидедән, алтыдан, биштән, дүрттән, өчтән бер өлешен яки тулы саваптан яртысын алыр”, – ди. Намаз эчендә никадәр ихласлык һәм тәкъвалык булса, аның әҗере дә шулкадәр булыр. Аллаһы Тәгаләдә намаз өчен үлчәм бар. Әгәр кеше намазны начар итеп укыса, вакытында үтәмәсә, тәһарәтне тиешле итеп алмаса, рөкугъ һәм сәҗдәне аннан-моннан башкарса, аның намазы кара һәм җирәнгеч килеш күтәрелеп, укучысына ләгънәтен теләп әйтер: “Ничек син мине юк иттең, шулай ук Аллаһы Тәгалә сине һәлак итсен”. Шулай ук Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйтте: “Иң яман карак шул – кайсы үзенең намазыннан урлый”. Сәхабәләр сораганнар: “Ничек үзенең намазыңнан урларга була?” Галәйһиссәлам: “Кайчан кеше рөкугын һәм сәҗдәсен тиешле дәрәҗәдә үтәми”, – дип җавап кайтарды. Үзебезгә әйбер алганда, иң элек аның сыйфатына карыйбыз. Шулай ук Аллаһы Тәгалә безнең намазыбызның сыйфатына игътибар итә. Коръәндә Раббыбыз, намазларыгызны укыгыз, дими, ә, торгызыгыз, дип боера. Ягъни бүгенге намаз кичәгесеннән яхшырак, сыйфатлырак булырга тиешле.

– Имештер, намазны тагын да күбрәк укырга тиеш булганбыз. Әмма соңыннан бишкә калган…

– Намаз һиҗрәткә кадәр өч ел кала, мигъраҗ (күккә ашу) вакытында укырга боерылды. Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгалә белән очрашкач, аңа турыдан-туры намаз укырга әмер ителде. Башта намаз илле вакыт иде. Аннары күктән төшкәндә, Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам Муса пәйгамбәр белән күреште. Ул аңа: “Илле вакыт намаз синең өммәтеңә күп булырмы?” – диде. Аннары Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә янына тугыз мәртәбә барып, Раббыбыз биш вакытка кадәр калдырды. Муса галәйһиссәлам: “Биш вакыт намаз да күп булырмы?” – диде. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам: “Мин тагын сорарга Аллаһы Тәгаләдән ояламын”, – дип җаваплады. Ләкин шуңа карамастан биш вакыт намазыбызга илле намаз савабы бирелер.

– Намазны үз вакытында укымаучыга ни була?

– Әгәр инде белә торып һәм мөмкинлегебез булганда намазның вакытын кичектерсәк, үз вакытында укымасак, Аллаһы Тәгалә бу дөньяда биш җәзаны, өчне үлем вакытында, өчне кабер эчендә һәм калган өчне кабердән чыкканда бирәчәк. Бу дөньяда аның тормышыннан бәрәкәт алыныр, йөзендә нур булмас, догасы кабул ителмәс, изгеләрнең догалары аңа ирешмәс һәм яхшы гамәлләр өчен савабын алмас. Әҗәл вакыты җиткәч, хурлык белән үләчәк. Шулай ук ач булыр һәм хәтта диңгез кадәр су эчсә дә, ул сусауны басмас. Кабер эчендә аның кабыргалары бер-берсенә кушылганчыга кадәр кысылыр, ут эчендә янар, утлы күзле һәм бер көнлек юлны үти алырлык зурлыгында тимер тырнаклары булган елан, күк күкрәгән тавышы белән: “Минем Аллаһым иртәнге намазны вакытында укымаган өчен кояш чыкканчыга кадәр сине кыйнарга кушты, өйлә намазың өчен икендегә кадәр, икенде намазы өчен кояш баеганчыга кадәр, ахшам намазы өчен караңгылык төшкәнчегә кадәр, ястү намазы өчен таңга кадәр”, – дип әйтер. Аның һәр сугуы белән 70 терсәккә кадәр җир эченә керер. Кыямәт көненә кадәр шулай газап дәвам ителер. Кабердән чыкканнан соң, аның хисабы кырыс булыр, аңа Аллаһы Тәгаләнең ачуы төшәр һәм аны утка салырлар. Маңгаенда: “Әй син – Аллаһы Тәгалә каршында хакларын калдыручы”, “Әй син, Аллаһы Тәгаләнең ачуына лаек булдың”, “Ничек син теге дөньяда Раббыңның хакларын калдырдың, инде Аның Рәхмәтенә өметләнмә”, – дип язылыр. Шулай ук Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйтте: “Кем намазның вакытыннан чыгып, аны соңрак укыса да, җәһәннәмдә бер хукб кадәрле газапланыр. Бер хукб 80 елга тиң. Ел эчендә – 360 көн. Ахирәттә бер көн бу дөньяның 1000 елына тиң. Шуннан чыгып, бер хукб 28 800 000 ел булыр”.

– Казага калганнарны укымыйча, укыган намазларың кабул булмыймы?

– Казага калган намазлар вакытында укылмаган булып саналалар. Балигъка ирешкән кешегә намаз уку фарыз. Ир бала – 12 яшьтән, кызлар 9 яшьтән балигъ булып саналалар. Менә шуннан чыгып, һәр кеше кайчан намазны укый башлый, шул балигъка ирешкән яшеннән алып күпме намазлар укымаган, алар каза булып торалар. Шуның өчен биш вакыт намазыннан тыш, казага калган намазларны да укырга кирәк. Биш вакыт намаз үз урынында, ләкин казага калган намаз  бурыч булып тора. Аны берничә төрле юл белән укырга була. Беренче ысулы – сөннәт намазлары урынына, казага калган намаз, дип укырга була. Мәсәлән, иртәнге намазы ике рәкәгать сөннәт һәм ике рәкәгать фарыздан тора. Ике рәкәгать сөннәт урынына казага калган иртәнге ике рәкәгать фарыз намазны укырга була. Икенчесе – вакыт булганда һәр казага калган көн өчен башкарырга. Өченчесе – хаҗга бару. Мәккәдә һәр намаз өчен 100000 намаз әҗере язылыр, Мәдинәдә һәр намаз өчен 1000 намаз савабы бирелер. Менә шунда казага калган намазларны укып чыгарга була.

– Намазны пенсиягә чыккач укырмын, диючеләргә җавабыгыз нинди?

– Кеше пенсиядән соң намаз укырмын дип әйткәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә аны тагын биш елга арттырды да инде. Пенсиябез ул – балаларыбызга яхшы тәрбия бирүебез. Тәрбия сүзе шәхси үрнәк дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә безгә биргән нигъмәтләрдән иң зурысы ул – акыл. Акыл булмаса, кеше укый һәм эшли алмый. Акылның зәкяте намаз булып тора. Әгәр бер кеше безне кунакка чакырса, аның өендә ашасак-эчсәк, аңа рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Пенсиядән соң аңа рәхмәт сүзләрен әйтү бик килешмәс. Шулай ук без дә Аллаһның җирендә яшибез, ул биргән нигъмәтләрдән файдаланабыз. Шуның өчен Раббыбызга рәхмәтебезне һәм шөкерләребезне әйтергә тиешбез. Укыган намазыбыз безнең өчен кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә Ул бай һәм бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Мөәзин көненә биш тапкыр: “Намазга, уңышка ашыгыгыз!” – дип әйтә. Ягъни кешенең уңышы ул намаз эчендә. Аннары паспортта туган елы күрсәтелгән, ә үлгән вакыты язылмаган. Кайчан әҗәл вакыты киләсен беребез дә белми. Намаз укымыйча, Аллаһка тапшырдык, диючеләр намазларын җәһәннәмдә кайтарырга тиеш булачаклар.

 

Дилбәр Гарифуллина

 


Фикер өстәү