Мәктәп укучыларының аттестатларында яңа билге барлыкка киләчәк

РФ мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренчә, аттестатта билгеләр белән бәяләү урынына өч предмет буенча «зачет» яки «незачет» барлыкка килергә мөмкин: рәсем сәнгате, музыка һәм физкультура. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, күп кенә мәктәпләрдә инде күптән «зачет» һәм «незачет» системасы кулланыла, әмма аттестат алганда барлык билгеләр биш баллы система белән куела. Яңа кагыйдәләр, хөкүмәт кабул иткән очракта, рәсем сәнгате, музыка һәм физкультура өчен «зачетлар» куярга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, мондый инициативаны кабул итү хокукы мәктәп җитәкчелегендә калачак.

«Минем шәхси фикерем: теләсә нинди бала йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата. Тик, минем карашка, сәнгатле итеп җырлый белмәү сәбәпле генә, аттестатка өчле кую дөрес түгел», — диде ул.


Фикер өстәү