Майонез – “май” сүзеннән түгел | Майонез турында уйдырмалар

Яңа ел бәйрәмнәрендә без аның “кирәген бирдек”. Курка-курка… Хәер, майонезны көндәлек тормышта да, шикләнеп, әмма шактый ук еш кулланабыз. Гәрчә соңгы елларда, әлеге соус организм өчен зыянлы, дип һаман чаң сугып торсалар да.

Майонезга сагаеп караучылар тынычлансын: 60 процентка үсемлек маеннан гына тора ул, ди белгечләр. Аларның әйтүенчә, ашкайнатуны яхшырту өчен, көненә берәр аш кашыгы күләмендә сыек май кулланырга кирәк. Ә моның кадәр майны кем эчә ала? Белеп торыгыз: майонез безне кирәкле күләмдә сыек май белән тәэмин итәргә мөмкин! Биредә сүз, әлбәттә, намуслы, ризыкны ГОСТ буенча җитештерүчеләр турында бара. Гомумән, халык телендә майонезга карата нинди уйдырмалар яшәп килә соң?

Беренче уйдырма

Майонез сәламәтлек өчен зыянлы. Чөнки анда эмульгаторлар, тәм көчәйткеч, консервантлар бар.

ГОСТ буенча эшләнгән соусның составына иренмичә генә күз салыгыз әле. Анда үсемлек мае, йомырка, гәрчич, аш серкәсеннән кала берни юк. Кайберләрендә, болардан тыш, бодай оны, шулпа күрсәтелергә мөмкин. Әмма алар ризыкны зыянлыга әйләндерә торган әйберләр түгел.

Икенче уйдырма

Соуслы салат тиз бозыла. Шуңа күрә хуҗабикәләрнең күбесе, табынга куйганчы, аңа майонез салмый.

Чынында, киресенчә, майонез белән болгатып куелмаган салат тизрәк әчи. Үсемлек мае гына салган очракта да салаттагы кыяр-помидор яисә тавык ите, гөмбә ише ингредиентларның һава белән “элемтә”се кими, чөнки май аны әчүдән саклый. Майонезда исә, майдан тыш, әче мохит: аш серкәсе яисә лимон согы да була. Ә алар – микроорганизмнар “дошманы”. Шуңа күрә майонез салатны бозмый, бәлки аны бозылудан саклый да әле.

Икенче уйдырма

Майонезны сәламәт туклану рационына кертеп булмый. Чөнки буй-сынның зифалыгына суга, ягъни симертә.

Майонезны ашау түгел, ә күп ашау калынаюга китерә. Гадәттә бит без яраткан ризыкны күбрәк ашап ташлыйбыз. Әгәр, мәсәлән, салатка әлеге соус урынына чиста май яки каймак кына салсак, ризыкның калориясе тагын да артачак.

Өченче уйдырма

Диетик майонезны кулланудан да яхшысы юк. Чөнки аның калориясе гадәттәгесеннән кимрәк.

Классик майонез 67 процентка үсемлек маеннан тора. Аның калориясе составындагы майга бәйле. ГОСТ буенча соуста май микъдары 50 проценттан ким булмаска тиеш. Мае шуннан азрак икән, димәк, бу тулы кыйммәтле майонез түгел.

Дүртенче уйдырма

Майонезны җитештерүдә зарарлы майлар кулланыла. Мәсәлән, пальма мае.

Майонезны, бик теләсәң дә, пальма маеннан ясап булмый. Пальма маеның ярым йомшак структурасы моны эшләү мөмкинлеге бирми чөнки. Мондый май салып ясаган очракта майонез катламнарга аерылачак. Майонез җитештерүдә бары тик чистартылган сыек үсемлек майлары гына кулланыла. Асылда – үсемлек мае.

Бишенче уйдырма

Холестерины тиешледән артып киткән кешеләргә майонез ашарга ярамый.

Совет чорыннан ук яшәп килүче фикер бу. Майонез составындагы йомыркага бәйле фикер. Хәзерге технологияләр соусны йомыркасыз гына да ясау мөмкинлеге бирә. Гомумән алганда, майонез составында йомырка күләме 1,5 проценттан артмый. Совет чорында башкача булган – анда йомырка порошогы 5 процент тәшкил иткән.

  • Майонез Маон дигән шәһәр исеменнән алынган. 1756 елда Франциянең Маон шәһәрендә барлыкка килгән ул. Эш болай булган… Инглизләр белән җиде еллык сугыш вакытында герцог Ришелье гаскәрләрендә азык-төлеккә кытлык килеп чыккан: үсемлек мае, йомырка һәм лимоннан тыш, бернинди ризык калмаган. Пешекче, шуларны бергә болгатып, ризык әзерләп карарга булган. Нәтиҗәдә, үзе дә көтмәгәнчә, бик тәмле соус килеп чыккан.

 

Майонезны хуҗабикәләр үзләре дә ясый ала (иң яхшысы – блендер ярдәмендә). Бернинди авырлыгы да юк, күп вакыт та сорамый.

1 данә йомырка, 200 мл үсемлек мае, ярты аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы лимон согы кирәк.

Төп кагыйдәсе: барысы да алдан ук суыткычтан алып куелырга, ягъни бүлмә температурасында булырга тиеш.

Блендер савытына йомырка сытып (йомырка сарысы таралып китмәскә тиеш), үсемлек мае салабыз. Тоз, гәрчич һәм лимон согы өстибез. Блендерны шундук иң зур тизлеккә куеп, болгаткычын савыт төбенә терәп, кабызабыз. Төптә куе ак катнашма барлыкка килгәнче, болгаткычын күтәрмибез. Шуннан соң гына аска-өскә күтәреп, тигез итеп болгатабыз.


Фикер өстәү