Татарстанда яшьләр үзәкләрен яңарту өчен 2 миллиард сум акча тотылачак

Татарстанда яшьләр үзәкләрен яңарту өчен 2 миллиард сум акча тотылачак. Яшьләр эшләре буенча министрлыкның коллегия утырышында әнә шундый хәбәр җиткерделәр. Җыелышта яшь буын белән уртак тел табу хакында сөйләштеләр.

Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен бюджеттан 3,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Министрлык тарафыннан 828 чара уздырылган. Министр Дамир Фәттахов 2019 елда яшьләр объектларын яңартуга яңа алымнар кертелүе турында сөйләде. Былтыр 49 корылмага капиталь ремонт ясалган. Быел исә “Балаларга – җәй” программасы буенча гына да 25 лагерьга ремонт ясалу көтелә. Утырышта Дамир Фәттахов яшьләрне сөендерәчәк тагын бер яңалык җиткерде: Президент Рөстәм Миңнеханов әле берничә көн элек кенә Татарстанда яшьләр үзәкләрен яңарту өчен яңа программа башлап җибәрү турында карар кабул иткән. Бу эш өчен бюджеттан 2 миллиард сум акча тотылачак. Республиканың 32 районында яшьләр өчен заманча үзәкләр барлыкка киләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:

– Рөстәм Нургалиевич миңа, яшьләрнең зур максатларны күздә тоткан барлык башлангычларына, мөмкинлеккә карап, республика бюджетыннан һәм федераль программалар буенча кулдан килгәнчә ярдәм итәчәгебезне тапшыр, диде. Күп эш башкарылган. Ел ярым элек республикада аерым министрлык булдыру турында дөрес карар кабул иткәнбез. Халыкның биштән берен яшьләр тәшкил итә, киләчәк – алар кулында. Районнарда яшьләр белән эшләү, эшләүче яшьләргә ярдәм итү – министрлыкның киләчәккә бурычлары дөрес сайланган. Барысы да билгеле бер системага салынган. Әмма туктап калырга ярамый. Киресенчә, яшьләр белән эшләгәндә яңа мөмкинлекләр табарга кирәк. Бигрәк тә тәрбия мәсьәләсендә.

Акча белән бәйле тагын бер хәбәр бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләү өчен муниципаль берәмлекләргә ел саен 50 млн сум күләмендә акча бүлеп бирергә карар итте. “Бу – соңгы елларда яшьләр белән эшләү тармагындагы иң зур инвестиция”, – диде Фәттахов. Яшьләр өчен оештырылган башка проектлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләгәч, министр үсмерләр җинаятьчелеге мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Әле берничә көн элек кенә бу хакта зурлап Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә сөйләштеләр. Генерал Артем Хохорин бу проблеманы бергәләп хәл иткәндә генә нәтиҗәсе буласын әйтте. Дамир Фәттахов та шул фикердә. Аның фикеренчә, үсмерләр өчен оештырылган клубларның эшчәнлеген көчәйтергә, яшьләргә файдалы шөгыль табарга кирәк. “Төп максат – медаль һәм грамоталар өләшү түгел, ә без игътибарга алган үсмерләр саны”, – диде министр. Дамир Фәттахов фикеренчә, яхшы, җитеш тормышлы гаиләдә тәрбияләнүче балалар да кыңгыр юлга басарга мөмкин. Шуңа күрә ул яшьләр белән эшләүдә заманча, алар аңлый торган алымнар кулланырга тәкъдим итә. Кыскасы, яшьләр белән элеккечә эшләп булмый. Иң мөһиме – аларны ишетергә һәм тыңларга кирәк.

“Интернет-гигиена” проекты да яшь буынның иминлеге өчен тормышка ашырылачак. “Яшь кеше күп вакытын интернетта уздыра. Ул аның аралашу һәм мәгълүмат алу урыны. Тикшерүләр, яшьләрнең рәсми мәгълүматтан бигрәк, популяр блогерларга һәм иҗтимагый фикергә ышануын күрсәтә. Бу проектны алар мәгълүматны анализлый алсын өчен башлыйбыз. Әти-әниләр белән дә эшләячәкбез. Чөнки ни эшләргә кирәклеген еш кына алар да белми”, –  диде министр.

Йомгаклау коллегиясендә 2020 елның июнендә Казанда беренче Халыкара “БДБ илләре студентлары язы” фестивале үткәреләчәге турында да хәбәр ителде. Фестиваль ТАССРның 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.

– Шундый зур масштабтагы чараны уздыру хокукын Татарстанның 2019 елда “Россия студентлары язы”нда җиңүе бүләк итте, – ди яшьләр эшләре министры.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү