Михаил Игнатьев журналистларны «манчырга» тәкъдим иткән

Россия һәм Чуашстанның Матбугат көне уңаеннан узган очрашуда Чуашстан республикасы башлыгы Михаил Игнатьев журналистларны манчырга тәкъдим итте. Әлбәттә, контексттан аерып алган сүзләр башкачарак кабул ителергә мөмкин. Әмма  губернатор урынын биләгән кеше үз фикерен әдәпле итеп, төгәл итеп әйтеп бирергә тиештер бит инде. Дөрес, соңыннан республика башлыгы хатасын таныган, диделәр. Ул бөтен журналистларны түгел, ә төрле схемалар буенча заказ белән теләсә ни язып ятучы каләм әһелләрен һәм блогерларны күз алдында тоткан икән бит. “Мин үзем – яхшы күңелле кеше”, – дип тә өстәгән ди.

“Манчу” дигән сүзне без иң элек Россия Президенты Владимир Путин авызыннан ишеткән идек. Ул чакта “манчу объекты” бандитлар иде. Чуашстанда исә бернинди сугыш та бармый. Фикерләр көрәшендә исә, хәтта алар бик каршылыклы булса да, үз сүзен әйтергә омтылган журналистларны “манчу” белән өркетү урынлы түгел. Әле Игнатьев әфәнде: “Надо их мочить, – дигәннән соң, – как в народе говорят”, – дип тә куйган. Губернатор хәтле губернаторга авыр сүз әйтәсе килми, аның уенда, бәлки бернинди начарлык, усаллык та булмагандыр. Әмма аның сүзе бездә цензураның һаман да яшәвенә ишарә кебек тоелды. Цензураның да көч куллануга нигезләнүе кебек аңлашылды.

Дөрес, интернет сайтларында чыккан һәр язмага да ышанып булмый, алар арасында заказ буенча эшләнгәннәре дә бардыр. Әмма, халыкны ялган мәгълүматтан аралауның башка ысулларын табарга кирәк.

Моннан 15 ел элек Төркиягә баргач, Истамбулда нәшер ителүче бер газета  редакциясенә кергән идем. Ул дәүләтнеке түгел түгел икән. Баш мөхәррир әйтүенчә, гамәлгә куючы оешма газета эшчәнлегенә тыкшынмый. Цензура турында сүз кузгаткач, болай диде: “Әгәр дә газетада расланмаган фактларга нигезләнгән коткы таратучы язмалар чыкса, авторның журналист карточкасын алалар һәм шуннан соң ул массакүләм мәгълүмат чараларына якын да килә алмый”. Аның газетада шактый ук дәрәҗәдә фикер төрлелеге булу хакында сөйләве дә истә калган.

Хакыйкатьнең бары тик бәхәстә тууын халык та, җитәкчелек тә аңлый. Әмма, аңлый торып, ни өчен башкача уйларга һәм сөйләргә ярамый соң? Беренчедән, бездә оппозициянең ни рәвешле эшчәнлек алып баруы ачыкланып бетмәгән, эшчәнлек, нигездә “долой!”га гына кайтып кала кебек. Чын оппозициянең хакимиятне дә, халыкны да канәгатьләндерерлек анык кына тәкъдимнәре дә булырга тиештер ул. Ягъни оппозиция “долой!” урынына нәрсәдер тәкъдим итәргә тиеш. Оппозиция эшчәнлеге радикализмга түгел, ә рационализмга корылса, һәр ике як бер-берсен дошман күрмәс һәм хакимият белән халык арасында арадашчы булган журналистларны манчырга чакыручы да табылмас иде.

Мин акыл сатарга җыенмыйм, “үзеңдә булмаган акылны кешегә өйрәтмә!” дигәннәре миңа да кагылырга мөмкин дип шикләнәм. Шуны гына әйтәсе килә: югары хакимият дүртенче хакимият вәкилләре саналган журналистларга хәерхаһлы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Бу хакта уйланганда, мин иң әүвәл беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне күз алдына китерәм. Ул һәркемгә, шул исәптән безгә – журналистларга да бик игътибарлы булды һәм берни дә үзгәрмәде. Чөнки ул үзенең кем икәнлеген белә, аңа бернинди мактау да, дан җырлау да кирәк түгел. Андый зирәк шәхесләр турында кыек сүз дә әйтәсе килми. Андыйлар авызыннан “манчу” дигән сүз дә чыкмаячак.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү