Микродулкынлы мичнең башка осталыклары да бар икән | Лайфхаклар

Ризык әзерләү, җылыту, ит җебетү… Көндәлек тормышыбызда даими рәвештә кулланылган микродулкынлы мичнең без белгән төп “сәләтләре” бу. Баксаң, аның әле без белмәгән күп кенә башка осталыклары да җитәрлек икән.

Конверттагы марканы куптару өчен, маркага бер-ике тамчы су тамызып, шуны 20 секундка микродулкынлы мичкә тыгып алыгыз. Конверттагы марка ертылмыйча гына кубачак.

Савыт-саба юа торган губканы чистарту өчен, аны шулай ук юешләп, 2 минут микродулкынлы мичтә тотарга кирәк. Болай эшләгәндә, андагы бактерияләр юкка чыгачак.

Кабы ачылган килеш онытылып калып йомшарган кипкән бәрәңгене (чипсы) тиз арада үз халәтенә кайтарып була. Моның өчен аны, кәгазь салфеткага салып, микродулкынлы мичтә киптереп алырга гына кирәк.

Суганны күз яше түкмичә генә әрчисегез киләме? “Койрык”лары, төбе киселгән суганны 30 секунд микродулкынлы мичтә тотып алыгыз.

Коры тәмләткеч рәвешендә кирәк булган теләсә кайсы үләнне дә микродуклкынлы мичтә киптерергә мөмкин. Моның өчен аны кәгазь салфеткага салып, башта бер, аннары икенче ягын 30 секунд тотып, 2–4 минут киптерегез.

Сарымсакны җайлы гына чистарту өчен, башы киселгән килеш 15 секундка микродулкынлы мичкә тыгыгыз. Болай эшләгәндә аның кабыгы җайлы гына әрчеләчәк.

Өсте ачык калу сәбәпле каткан ипине дә малларга ашатырга ашыкмагыз. Юеш кәгазь салфеткага төрелгән телемнәрне микродулкынлы мичтә ун секунд тотып алсаң, ул кабат йомшарып, табын түрендә урын алачак.

Кайбер ризыкларны әзерләгәндә борчак, ногыт борчагы, ясмык кебек кузаклыларны берничә сәгать дәвамында бүрттерү сорала. Вакыт ягы чикле булса, ни эшләргә? Аш бүлмәсендә микродулкынлы миче булган кешегә бу уңайдан да баш катырасы юк. Тиз генә бүрттерү өчен, алар күмелерлек итеп су салып, өстенә чеметеп кенә аш серкәсе өстәгез дә ярмалы касәне 10 минутка микродулкынлы мичкә тыгыгыз. Ярты сәгатьтән кузаклылар тулысынча бүрткән булачак.

Помидор белән персик кабыгыннан җиңел генә арыну өчен, аларны ярты минут микродулкынлы мичтә тоту да җитә.

Лимонның согын сыгар алдыннан аны шулай ук 10–20 секундка микродулкынлы мичкә озатырга кирәк. Болай эшләгәндә ул аеруча сусыл булачак.


Фикер өстәү