Барысы да төзелештән башлана. Яңа министр иске проблемалар турында сөйләде

“Архитектор була алмас идем. Әмма бәя бирә беләм” – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә әнә шулай диде.

Татарстан Президенты үз чыгышында Татарстаннан берьюлы ике кеше – Марат Хөснуллин һәм Ирек Фәйзуллинның Россия Хөкүмәтенең яңа составына кергәнен искә төшерде. “Бу ил күләмендә таләп ителгән югары профессиональ дәрәҗә һәм тәҗрибә турында сөйли”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, төзелеш комплексына бәйле мәсьәләләр атна саен республика киңәшмәсендә карала. “Әгәр барлык илкүләм проектларны һәм Россия Президентының юлламасын алсак, министрлыклар эшенең иң катлаулы өлеше – объектлар төзү. Шуңа күрә Төзелеш министрлыгы – бу бурычларны хәл итүдә үзәк ведомство”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару һәм калдыкларны термик зарарсызландыру заводы проекты мәсьәләләренә аерым тукталды. “Безнең Казан чүплеге түбәсеннән тулган. Бүген кайбер экоактивистлар яңа комплекс төзүгә каршы чыгалар, бу мәсьәләне конструктив яктан карарга кирәк. Әлбәттә, сортировка эшен үстерергә кирәк, әмма бу барлык проблемаларны да хәл итмәячәк. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча халык белән очрашып сөйләшергә һәм аларга проект турында төгәл мәгълүмат бирергә кирәк”, –диде Татарстан Президенты.

– Республикада соңгы 10 елда ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак  төзелде. 2019 елда бу сан 11 процентка артты. Бер елга  37 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Россия төбәкләре арасында Татарстан 5 нче урында тора. Беренче өчлектә – Мәскәү (8,6 млн кв м), Краснодар крае (4,5 млн кв м), Санкт-Петербург (3,5 млн кв м), – диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов. –  Республикада торакка ихтыяҗ зур түгел. Безгә халыкны кызыксындыру юлларын эзләргә кирәк. Яңадан социаль ипотека шартларын карап чыгу, аз катлы йортлар төзү өчен мөмкинлекләр тудыру мөһим. Шулай ук арендага бирелә торган торак хакындагы мәсьәләне дә хәл итеп  бетерергә кирәк.

Бу урында “Салават күпере” торак комплексын үрнәк итеп күрсәттеләр. Биредә бер комплекс эчендә барлык кирәкле инфраструктура  урын алган. Юл бар, автобуслар йөреп тора. Шунда ук мәктәпләр салына, балалар бакчасы эшли. Йорт тирәләре тәртипкә китерелә.  Чынлап та, Казанның бер почмагында матур гына шәһәрчек хасил булды. Баксаң, 2014 елдан 2019 елга кадәр биредә төзелгән йортларга 20 млрд сумнан артык акча тотылган.

Яңа министр, төзелешләр хакында сөйләгәндә, алданган өлешчеләрне дә искә алды.  Алар өчен 2018 елда 8 йорт тапшырылса, 2019 елда 10 объект сафка баса. Тагын 4 йорт төзелеп бетү алдында. Эскроу-счетлар белән эшли башлагач, эшләр җиңеләйгән.

– Республикада узган ел 40 программа буенча эшләдек. Быел 50 программа булачак. Боларның барысы да диярлек безнең министрлык катнашында тормышка ашырыла.  Шуңа күрә төзүчеләр алдына зур максатлар куела:  елга 2 миллион 979 кв м торак төзергә кирәк булачак. Бу санны 2024 елда  3 миллион 700 кв метрга җиткерү бурычы куела,  – ди министр. Фәрит Хәнифов төзелештә эшләүчеләр хакында да онытмады. Аларның уртача хезмәт хакы 27 мең 500 сум икән. Соңгы биш елда төзелештә һәлак булучылар саны кимегән. 2015 елда аларның саны  44  булса, былтыр 3 кешенең гомере өзелгән.

Министр чүп полигоннарының тулуына да борчылуын белдерде. 2020 елда эшчәнлекләрен дәвам иттерүчеләргә кичекмәстән лицензия алырга кирәклеген  искә төшерде. Утырышта  фатир алырга теләүчеләрнең таләпләре хакында да сөйләштеләр. Халыкка уңайлыклар кирәк. Ул яшисе йорт  янәшәсендә мәктәп-бакчалар, даруханә, кибетләр, почта – кыскасы, кешегә нәрсә кирәк, шуларның барысы да булыр тиеш.

Министр яңа булса да, торак хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалар искечә кала.

Бу хакта Татарстанның газлаштыру фонды җитәкчесе Җәүдәт Миңнәхмәтов сөйләде.

–  Республикада элек төзелгән объектлардагы җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары искергән. Аларның күбесен  алыштырырга кирәк. Бу системалар инде 53 процентка таушалган, – диде ул. – Су ала торган 2931 урын бар. Шуның 1306сы гына лицензияле, 1625енә рөхсәт  алырга кирәк. Соңгы алты ел эчендә 17 чистарту корылмасы төзелде, 30ында төзекләндерү эшләре башкарылды. Тагын бер проблема – сыек калдыкларны елга-күлләргә  бушатучылар күп. Нәтиҗәдә табигатькә зыян килә. Фатирларга куелган җылыту казаннарының да эшләү вакыты чыга. Халык аларны алыштыруларын да көтә.

Миңнәхмәтов суга куелган тарифларга ризасызлыгын да белдерде. “Югары Осланда бер кубометры – 40, Аксубайда – 17 сум”, – диде ул. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертеләчәк. “Татэнергосбыт” җитәкчесе Рифнур Сөләйманов, үз оешмаларына  караган түләүләрне бер квитанция аша башкарып булачак, дип ышандыра. Казанда ачылган бердәм исәп-хисап үзәгендә инде түләп тә караганнар.

– Бу системаны  кайбер районнарда да кулланып карадык. 1 марттан республиканың барлык район-шәһәрләрендә яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен бер квитанция буенча түләячәк, – диде җитәкче.

Утырышта катнашкан Мәскәү кунагы, Россиянең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, төзелеш тармагына гына түгел, гомумән Татарстанга зур бәя бирде.

– Мине “Безнең ишегалды” программасы таң калдырды. Ишегалдын төзекләндерү парк, сквер ясау гына түгел ул. Бик катлаулы эш. Монда биредә яшәүче  кешеләрнең дә фикере исәпкә алына. Бу программаны без Россиянең башка төбәкләренә дә үрнәк итеп куячакбыз. Сезнең тәҗрибәне аларда кулланачакбыз. Бердәм түләү системасы үзәге булдыру да халык өчен уңайлы дип саныйм. Татарстан безгә һәрчак үрнәк булды. Сез – безгә терәк, – диде ул. –  Казанда эш буенча еш булырга туры килә. Сезнең  территория аша самолетта очсам да, бина түбәләрен күреп  шаккатам.

Татарстан Президенты элеккеге министр Ирек Фәйзуллинны кат-кат искә төшерде. Төзелеш тармагындагы эшләре өчен рәхмәтен  җиткерде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү