«Мисс Татарстан — 2020» бәйгесендә Казаннан Анна Семеновых җиңде

XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2020» конкурсы җиңүчесе дип 19 яшьлек Анна Семеновых, «Мисс Казан — 2020» исеменә лаек дип 19 яшьлек Снежана Корнева табылды, дип хәбәр итә «Татар-информ». Алар икесе дә Казан кызлары. Конкурсның финалын «Пирамида» комплексында узды.

«Мисс бикини — 2020» дип Ания Газизова һәм «Мисс талант — 2020» дип Ольга Акчурина, «Мисс симпатия» һәм «Мисс телевидение» номинацияләрендә Снежана Корнева җиңүче дип табылды.

«Хатын-кыз, үз-үзеңне ярат!» һәм «Мисс балкыш» махсус номинациясендә Айгөл Нуруллина җиңде. Нәзилә Фәләхова «Тамашачылар симпатиясе»ндә җиңүче булды, ул сигезенче мартта Грузиянең Батуми шәһәренә сәяхәткә барачак. «Мисс фото»да Екатерина Якуш, «Икенче вице-мисс Татарстан»да Ольга Акчурина, «беренче вице-мисс Татарстан»да Алинә Хәсәнова җиңде.

Беренче өлештә һәр конкурсантның үзе турында сөйләгәне егерме секундлык видеода күрсәтелде. Утыз конкурсант арасыннан үзе белән татарча таныштыручы булды. Ул – Яңа Чишмә районы Зирекле авылы кызы 23 яшьлек Айгөл Нуруллина иде. «Мин шәфкать туташы булып эшлим. Киләчәктә авылларда медицина ярдәмен сыйфатлы һәм уңайлы оештырырга кирәк. Илебезнең авыл халкы өчен бу бик тә мөһим», – диде ул.

 


Фикер өстәү