Ни өчен иртәнге 8дән 9га кадәр кофе эчәргә ярамый?

Соңгы вакытта кофе файдасы турында күп сөйләделәр – бу эчемлек баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашынуын тизләтә икән. Тик шул ук вакытта аны бөтен кешегә дә эчәргә ярамый – ул кайбер кешеләрдә йөрәк һәм ашказаны авыртулары тудыра ала, дип хәбәр итә medikforum.ru .

Әмма кофе файдага булган очракта да аны «рөхсәт ителгән вакытта» гына эчәргә була, иң яхшысы-9: 30дан 11: 30га кадәр. Бу вакытта әлеге эчемлекне яратучылар берничә чынаяк кофе эчәргә мөмкин. Ә аны куллану өчен иң начар вакыт-иртәнге 8 дән 9га кадәр, чөнки бу чорда организмда кортизол, стресс гормоны бик югары. Бу вакытта организмга тагын да күбрәк ярсу кирәк түгел. Шул ук сәбәп аркасында 12.00 һәм 13:00 арасында, шулай ук 17:30 һәм 18:30 арасында кофе эчәргә кирәкми.


Ни өчен иртәнге 8дән 9га кадәр кофе эчәргә ярамый?” язмасына фикерләр

  1. Шушы 8.00-9.00 вакыт узып китсен өчен Ыкның ар ягына чыгарга мени инде, анда вакыт аермасы ике сәгать????? Юк сүз дип уйлыйм! 12.00-13.00 ; 17.30- 18.30.

Җавап Отменить ответ