Ни өчен коммуналь хезмәтләргә түләү турында квитанцияләрне ыргытырга ярамый?

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре документ булып санала, шуңа күрә аларны берникадәр вакыт булса да сакларга кирәк.

Кайчагында, исәп-хисап үзәкләрендә программа белән тәэмин итү эштән чыгарга мөмкин, шул чакта хезмәтләр өчен түләгәнегезне исбатларга кирәк булачак. Бу очракта сакланган чеклар һәм квитанцияләр кирәк. Шуңа күрә аларны, ким дигәндә, бер ел ыргытмый торсагыз яхшырак булыр. Интернет аша түләүчеләргә чекларны бастырып, аларны да сакларга кирәк.


Фикер өстәү