Ни өчен Россиядә медицина хезмәткәрләре бүтән өлкәгә китеп бара?

Россия төбәкләрендә медицина хезмәткәрләре эштән киткән, кайбер дәвалау оешмалары белгеч булмаганлыктан ябылган, дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Татарстанда да шундый күңелсез хәл килеп чыкмасмы? Белгечләр җитәрлекме?

Безнең республикада табибларга да, фельдшерларга да кытлык бар. Шәһәр сырхауханәсендә бер табибның булмавын халык белмәскә дә мөмкин, чөнки аңа алмашка башка табиблар бар. Авылда фельдшер юклыгын тиз сизәчәкләр. Республиканың 103 авылында фельдшер-акушерлык пунктында эшләргә кеше таба алмыйлар. Быел яшьләр “Авыл фельдшеры” программасы буенча кайтырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгында әнә шуңа өметләнәләр. Министр урынбасары Илдар Фатыйхов әйтүенчә, 2020 елда әлеге федераль программага үзгәрешләр кергән. Моңа кадәр авыл җиренә эшкә кайткан яшь фельдшерларга 500 мең сум акчалата түләү каралса, быелдан ул 750 мең сумга җиткән. Табибларга “Авыл табибы” программасы буенча 1 миллион ярым сум акча биреләчәк. Элек 1 миллион сум иде.

Түрәләр башка төбәкләрдән яхшы белгечләрне коры сүзләр, буш вәгъдәләр белән генә китереп булмаячагын аңлый. Республикада медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча да кызыксындыру чаралары күрелә. Социаль ипотека алырга булышалар. Республика клиник хастаханәсе янында медиклар өчен күп катлы йорт төзелә башлаган. Кайбер районнарда читтән кайтучыларны аренда торагына урнаштыралар. Башка төбәкләрдән эшкә килүчеләргә, торак шартларын яхшырту өчен, 500 мең сумлык грант бирелә. Медицина оешмасын тәмамлап, дәүләт оешмасына эшкә килүчеләргә айлык өстәмә түләүләр дә каралган.

“Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча, дәүләт сырхауханәләре 2024 елга кадрлар белән 95 процент тәэмин ителергә тиеш. “Аңа ирешү өчен, яшьләрне китерүдән тыш, моңа кадәр хезмәт куйганнарны да эш урынында саклап калу мөһим. Тәҗрибәле белгечләргә булышырга, квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итәргә кирәк”, – ди Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов. Медицина уку йортларын тәмамлаган күпчелек яшьләр нишләп дәүләт оешмаларына эшкә килми? Бу сорау ничә еллар дәвамында яңгырап тора. Алексей Созинов исә: “Диплом алып чыгучыларның һәркайсы белән сөйләшүләр алып барабыз”, – ди. Эш бирүчеләр белән эш эзләүчеләрнең арасын якынайту өчен, университетта махсус портал ачканнар. Дөрес, анда теркәлүчеләр әлегә бик күп түгел икән. Сораштырулар күрсәткәнчә, егетләрне, кызларны беренче чиратта оешмалардагы эш шартлары һәм карьера үсеше кызыксындыра. Аннары – яхшы хезмәт хакы, торак мәсьәләсе, баланы йөртү өчен бакча һәм башка уңайлыклар…

Бу җәһәттән алар мәнфәгатен хосусый клиникалар күбрәк канәгатьләндерә кебек, чөнки шунда эшләргә теләүчеләр байтак. Алексей Созинов бу хәлне уңай бәяли. “Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, дәүләтнеке булмаган хосусый клиникалар да халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт гарантиясе буенча эш башкаручылар да байтак”, – ди ул. Максатчан программа буенча укучыларга таләпләр катгыйланачак. Килешү буенча укучылар, диплом алгач, районга кайтып, өч ел эшләргә тиеш. Башкортстаннан килеп белем алган бер кыз тиешле шартларны үтәмәгән һәм дәүләт акчасын (ул йөз мең сумнар белән исәпләнә) тиененә кадәр кире кайтарып бирәчәк икән.

Медицина хезмәткәре авыруга игътибарлы, мәрхәмәтле булырга тиеш. Аның күңелендә пациентка карата мәхәббәтне кем тәрбияли? Бу сорау да юктан барлыкка килмәгән, чөнки арада үзен бик дорфа тоткан, эшен җиренә җиткереп башкармаган табиблар, шәфкать туташлары да аз түгел. Медицина университеты ректоры барлык җаваплылыкны үзләренә генә кайтарып калдыруны кабул итми. Аның фикеренчә, мондый хис-тойгылар бала күңеленә мәктәптә үк салынырга тиеш, ә тәрбиянең башы – гаиләдә. Ана сөте белән кермәгәнгә тана сөте белән кертеп булмый. Медицина хезмәткәрләренең җаваплылыгы да зур, бик күп вакытлары отчет язып уза. Ул да төп эшкә комачаулык итә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары үзгәрешләр булачагын әйтте әйтүен. Ләкин кайчан, ничек?! Статистика буенча, Россиядә ел саен медицина хезмәткәрләренең 8 проценты, дипломын киштәгә куеп, эшкә бөтенләй бүтән өлкәгә китеп бара икән.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан

Татарстанда анестезиолог-реаниматолог, ашыгыч ярдәм табиблары, фтизиатрлар, патологоанатомнар, кардиолог, офтальмолог, неонатолог, оториноларингологлар җитми. Узган ел сәламәтлек саклау тармагында эшләргә 1565 табиб килгән, 1285 табиб эштән киткән. Барлыгы 1500 белгеч кирәк.

 

 


Фикер өстәү