“О кей, Әлифба…” яки Китап бите ничек ачыла?

Соңгы арада балалар бакчаларында китап бите ача белмәүче (!) сабыйлар очрый башлаган. Балалар психологиясен өйрәнүче бер төркем белгеч шундый шаккатыргыч белдерү ясаган. “Бу сабыйлар китап битен бармаклары белән бер генә сыпырып ала да аның смартфон яки планшеттагы  кебек үзеннән-үзе ачылуын көтеп, тик тора. Араларында китаптагы рәсемнәрне шул ук гаджетлардагы сыман якынайтып, зурайтып карарга маташучылар да бар”, – ди галимнәр.

Тәҗрибәле балалар психологы Мәдинә КИМ фикеренчә, бу күренеш бер яктан гаҗәпләндерсә, икенче яктан монда шаккатарлык бер әйбер дә юк кебек. “Якын киләчәктә андый балалар саны артканнан-арта барачак. Баланың гаджет колына әйләнү-әйләнмәве иң беренче чиратта ата-анадан тора. Сабыең китап битен ачарга аптырап торырлык дәрәҗәгә җитмәсен өчен, аның белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт уздырырга, бергәләп китап укырга, хәтер, мантыйк, игътибарны үстерүче уеннар уйнарга кирәк”, – ди белгеч.

Шулай да замана атааналарының күбесе смартфон, планшет ише гаджетларны файдалы дип саный. “Улым паланшеттагы махсус кушымта ярдәмендә үзлегеннән чит тел өйрәнде”, “Санарга өйрәтә торган уен таптык әле”, “Бишек җыры җырлаганым юк, телефоннан салмак көй куям да, кызым шундук йокыга китә” ише фикерләрне еш ишетергә туры килә… 

Шәхси тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: гаджетларны, киресенчә, зыянлы дип санаучы ата-аналар күбрәк. Һәрхәлдә, миңа андыйлар белән ешрак эш итәргә туры килә. Үзем бер якның да фикерен куәтләмим. Гаджетлар – үсеш һәм аралашуның яңа коралы, шул гына. Гаиләдә бәхетле булып үскән бала, телефон, планшетларга башы белән чуммыйча гына да, заман белән бер дулкында атлый ала.

Моннан берничә ел элек Американың педиатрлар ассоциациясе, ике яшькә кадәр бала гаджетларга якын да килмәскә тиеш, дип белдергән иде. Соңрак табиблар бу мәсьәләгә карашын үзгәртте. Хәзер алар 1,52 яшьлек бала гаджетлардан көненә 12 сәгать, 25 яшьлекләр өч сәгатьтән дә артыграк файдаланмаска тиеш, дип кисәтә. Психологик яктан караганда, вакыт ягыннан мондый чикләүләр бармы?

Баланың психикасына зыян килмәсен дисәң, аның шушы замана “уенчык”ларында ниләр майтаруы белән кызыксынырга кирәк. Мисал өчен, көч куллану күренешләре кергән уеннарны ярты сәгатьтән дә озаграк уйнарга ярамый. Акыл, мантыйк һәм хәтерне үстерә торган уеннарны 1,5–2 сәгать уйнатсаң да куркыныч түгел. Дөрес, бу очракта баланың яшенә һәм нерв системасы үзенчәлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Бер яше дә тулмаган яки тиз кызып китүчән балага смартфон, планшетлар сирәк эләксә яхшырак.

Гаджетларга бәйлелекне чир дип атап буламы? Аны нинди билгеләр буенча ачыкларга мөмкин?

–  Гаджетларга бәйлелек – дөрестән дә, чир. Ни кызганыч, соңгы арада тернәкләндерү үзәкләренә дә исерек һәм наркоманнардан бигрәк, башы-аягы белән виртуаль дөньяга чумган кешеләрне күбрәк китерәләр. Кешедә, аерым алганда балада, агрессия, тиз кызып китүчәнлек, интернет, гаджетлардан башка берни белән дә кызыксынмау, дуслардан читләшү яки аларның бөтенләй булмавы кебек билгеләр булса, чаң сугарга җирлек бар. Кулыннан смартфон яки гаджетны тартып алгач, бала елап-шешенеп тавыш чыгарса да, ата-ана шикләнергә тиеш. Шәхсән улыбызның смартфоннар белән беренче танышуы 1,5 яшьтә үк булды. Әмма аңарда гаджетларга бәйлелек юк. Ник дигәндә, телефоныбызда фәкать баланы үстерүче уеннар, мультфильмнар гына саклана. Аларны бергәләп карыйбыз, уйныйбыз.

Балага гаджет бирергәмеюкмы дип баш ваткан әтиәниләргә психолог Мәдинә Ким түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:

*бала белән бергә булган вакытларны файдалы итеп уздырырга тырышыгыз. Сабыегыз белән рәхәтләнеп аралашыгыз, уй-хичерешләрегез белән уртаклашыгыз, уйнагыз, аның теләк-ихтыяҗларына да колак салыгыз. Әти-әни игътибарыннан мәхрүм булмаган баланың гаджетларга вакыты да калмаячак;

*балагызның планшет яки телефонда нинди уен уйнавы белән кызыксыныгыз. Көч куллану күренеше булган уеннарның яхшылыкка илтмәве көн кебек ачык;

*балагыз кызып китүчән, агрессивка әйләнсә, укуда сыйныфташларыннан калыша башласа, аның телефон тотып утыру вакытын чикләгез;

*балагызның смартфоннарны нинди максатта куллануы белән кызыксыныгыз. Уен уйнар өчен “җенләнсә”, фәлән уенда аңа нәрсә ошавы, аның аңа тормышта берәр файда китерәчәкме-юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Балагызның төрле катлаулылыктагы биремнәрне ничек үтүен кызыксынып күзәтегез. Кыскасы, балагыз белән һәрчак бер дулкында булыгыз. Болай эшләгәндә, аңа “гаджетларга бәйлелек” дигән чир янамаячак.

САН

  • Мәскәүнең психология-педагогика университеты галимнәре китергән саннардан күренгәнчә, бүген ата-аналарның 80 проценты мәктәпкәчә яшьтәге баласына планшет, смартфон бирә. Сабыйларның 82 проценты аларны – уен уйнау, 14 проценты – мультфильм карау, 4 проценты музыка тыңлау өчен куллана. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яртысыннан артыгы – атнасына алты сәгать, 17 проценты алты сәгатьтән дә күбрәк вакытын гаджет тотып уздыра.

Фикер өстәү