Пластик шешәле сулар чыннан да файдалымы? Галимнәр фикере

Шәһәр җирендә инде байтактан, кран суына кул селтәп, аны шешәдәге суга алыштыру модага керде. Чистартып, зур шешәләргә тутырып сатучы компанияләрдән алынган су да арткырак планда кала башлады хәтта. Халыкны кибетләрдәге кечкенә пластик шешәле су күбрәк кызыктыра хәзер. Киштәләрдәге “кар суы”, “водород һәм көмеш белән баетылган су” кебек сүзләр күңелләрне “эретә” чөнки. Тик мондый купшы сүзләр чынбарлыкка туры киләме икән соң? Галимнәрнең бу җәһәттән фикере нинди?

Кар суы

Кибет киштәләре арасында йөргәндә, карлы таулар рәсеме төшерелгән сулы пластик шешәләрдән күз карашын бар син, җиңел генә аерып кара! Алдыңда – файдалыдан-файдалы кар суы торганда, башкача була да алмый. Аның барлык чирләрдән дәва икәнен бик яхшы беләбез ич без…

Физиклар, чыннан да, кар суының организмга уңай тәэсир итәрдәй аерым бер структурага ия булуын таный. Тик бүлмә температурасына кадәр җылытканда, боз эри һәм су төзелеше гадәтигә әйләнә. Инде кибет киштәсенә эләккәнче үк төп өстенлеген җуйган икән, “кар суы” дип мөкиббән китеп, кыйммәт бәядән сатып алуның мәгънәсе бардыр дип уйлыйсызмы?!

Водородлы һәм көмешле су

Сатуда водородлы су да бар хәзер. Имеш, организмдагы ирекле радикалларны (тукымаларның яңаруына комачаулаучы күзәнәкләр) юкка чыгара ул. Әмма фәнни хезмәтләр нигезендә мондый суның файдалы үзенчәлекләргә ия булуы расланмаган. Шуңа күрә, ирекле радикаллардан котылырга теләүчеләргә алтын бәясенә тиң су эчкәнче, җиләк-җимеш ашау хәерлерәк. Чөнки боларының күзәнәкләрне яңарту үзенчәлегенә шик юк.

Ә инде көмеш кисәкчекләре өстәлгән су, җитештерүчеләре әйтүенчә, бактерияләрне үтерә. Әмма хлор, йод та шундый ук үзенчәлеккә ия түгелме соң? Димәк, кран суының “көмеш” судан ким җире юк. Гәрчә күпкә арзан булса да.

“Тере” һәм “үле” су приборы

Сатуда суны селтеле (“тере” су) һәм хлорлы (“үле” су) өлешләргә аеруга сәләтле приборлар да бар хәтта. “Тере” су дигәнебез шифалы су үзенчәлекләренә ия. Хлорлысын, яки “үле”сен, водород перекисе кебек, дезинфекцияләү чарасы буларак кулланырга мөмкин. Әмма гамәлдә булу вакыты чикләнгән кыйммәтле аппарат сатып алганчы, шифалы су белән водород перекисен генә сатып алу очсызгарак төшә түгелме?!

Суны магнитлаштыру приборлары аңа файдалы үзенчәлекләр өсти, дигәнне дә ишеткәнебез бар. Әмма физика законнары бик кырыс: алардан мәгълүм булганча, бары тик магнит кыры йогынты ясап торганда гына суның структурасы үзгәрә. Ә инде йогынты зонасыннан чыгуга, шундук үз хәленә кайта. Димәк, мондый аппаратның да мәгънәсе ташка үлчим генә.


Пластик шешәле сулар чыннан да файдалымы? Галимнәр фикере” язмасына фикерләр

  1. Пластикта торган су яхшы буламыни, наданнар! Озаграк тотыгыз, яки пластик стаканнан аракы эчеп карагыз — пластик тәме беленеп тора.Ә ул пластикның организмга йогынтысы мең ел буена өйрәнелмәгән — яңа материал. Һәрхәлдә синтетик материаллар барысы да зыянлы дип уйлыйм. Алар табигатьтә булган материал түгел.

Фикер өстәү