«Почта газета-журналны вакытында китерми икән, башка алымнар кулланырга кирәк»

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының киңәйтелгән утырышында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – әнә шул. Почта газета-журналны вакытында китерми икән, башка алымнар кулланырга кирәк. Интернет тормышыбызга үтеп кергән икән, аны да матбугат файдасына эшләтергә була. “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шундый фикердә.

“Хат ташучылар халык белән аралашуны туктатты, газета-журналлар китерүгә дотацияләрне бетерү дә хәлне шактый кискенләштерде”, – диде җитәкче. Аның фикеренчә, проблема укучының интернетка китүендә генә дә түгел, басма матбугатка ихтыяҗ әле һаман саклана.

– Матбугат укучыларга вакытында килеп ирешми, чөнки почтальоннар җитәрлек түгел. “Россия почтасы”нда көн буе чират торып язылу өчен, шул басмага бик тугры булу кирәк. Бу Татарстан бүлегенә генә кагылмый, бөтен Россия буенча шундый проблема. Бу җәһәттән “Россия почтасы”ның Татарстан бүлеге белән агентлык уртак тел табарга тырыша, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Агентлык җитәкчесе, мондый шартларда укучыны саклап калу юлларының берсе итеп, социаль челтәрләрдә аудитория туплауны атады. Икенчесе – газета-журналлар салынган вендинг автоматларын урнаштыру. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, алар Казан сәүдә үзәкләрендә, социаль әһәмиятле биналарда урын алачак:

– Безнең төп бурыч – реаль укучыны табу һәм көндәшлеккә сәләтле булу. Китапханәләргә тарату, административ ресурсларны файдалану безнең юл түгел. Кайбер редакцияләр үз машиналары белән газета тарата. Әйтик, Минзәлә редакциясе шулай эшли. Әгәр үзен акласа, бу эшне алга таба да җәелдерергә кирәк.

Шамил Садыйков акционерлык җәмгыятендә – “перезагрузка” баруын белдерде. Бу – уңайлы шартлардан чыгып, эшне яңача кору. Әйтик, җәмгыятьтә “җитәкчеләр күп, журналистлар аз” бүленеше бетә. “Төп кешеләр – журналистлар, операторлар, фотографлар, – диде ул. – Аларга да, осталык һәм һөнәрилекне арттыру өчен, үз “WorldSkills”ы кирәк”.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров фикеренчә, укучыны “эләктерү”нең иң отышлы юлы – проблемаларны яктыртып кына калмыйча, аларны хәл итү юлларын күрсәтү. Әмма массакүләм матбугат чаралары, трафик җыю белән мавыгып, мәгълүматны тулаем ачмый:

– Укучы матбугат чараларыннан проблеманы яктыртуны гына көтми, аңа фикер алышулар аша хәл итү юлларын эзләү, ахырдан шушы мәсьәлә буенча эшләнгән эшләрне күрсәтү кирәк. Эшеңә җаваплы карау һәм компетентлык шундый була.

Сәфәров мисалга илкүләм проектлар темасын китерде. Аның әйтүенчә, матбугат чаралары “Халык бу проектлардан нинди файда алачак?” дигән сорауга җавап бирми. “Программага кагылышлы саннар кеше тормышына никадәр йогынты ясаган – бу аңлатылмый. Эшне саннар язып кына гадиләштерергә ярамый. Конкрет кешеләр язмышы аша чагылдырырга кирәк. “Татмедиа“ агентлыгы җаваплылык үзәге булырга тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларының рәсми сайтларында илкүләм проектлар буенча мәгълүмат юк яки җитәрлек дәрәҗәдә түгел”, – диде ул.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү