Дмитрий Медведев: Россия хөкүмәте бөтен состав белән отставкага китә

Россия хөкүмәте отставкага китте. Бу хакта премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының Владимир Путинның юлламасын тыңлаганнан соң хәбәр итте.

Медведев билгеләп үткәнчә, юлламада тәкъдим ителгән үзгәрешләр башкарма, закон чыгару һәм суд хакимияте эшчәнлеген үзгәртәчәк.

Премьер бу карарны Президент игълан иткән Конституцияне үзгәртү турындагы тәкъдимнәр фонында дөрес дип саный. Владимир Путин Министрлар Кабинетының һәр әгъзасына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа хөкүмәт формалашканчы үз вазыйфаларын тулы күләмдә башкаруларын сорады. Дмитрий Медведевка Иминлек Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын тәкъдим итәчәкләр.

 


Фикер өстәү