Путин: Башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк

Россиянең бөтен мәктәпләрендә укучы башлангыч сыйныф укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин җиткерде.

– 1-4 сыйныфта укучы балаларны мәктәпләрдә бушлай ашатырга тәкъдим итәм, – диде ул.

Без бу уңайдан Казанның 93 нче гимназия директоры Ирина Александровскаяның фикерен белдек:

– Россия Президентының юлламасында мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү дигән өлеше аеруча шатландырды. Сәламәт  бала – дәүләтнең киләчәге. Кечкенәдән дөрес туклану бик мөһим. Болай эшләгәндә, сабыйларны күп кенә авырулары булмый калачак.


Фикер өстәү