Путин Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустинга Премьер постын тәкъдим итте

Владимир Путин Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын премьер-министр вазифасына тәкъдим итте, дип хәбәр итә кремль матбугат хезмәте.

Михаил Владимирович Мишустин 1966 елның 3 мартында Мәскәүдә туган.
1989 елда «Автоматлаштырылган проектлау системалары» белгечлеге буенча Мәскәү станок – инструменталь институтын (хәзер «СТАНКИН» Мәскәү дәүләт технология университетын), 1992 елда әлеге институт аспирантурасын тәмамлый.
Икътисад фәннәре докторы.
1992 елдан 1995 елга кадәр-Халыкара компьютер клубының тест лабораториясе директоры булып хезмәт итә.
1995-1996 елларда Халыкара компьютер клубы генераль директоры урынбасары, Халыкара компьютер клубы идарәсе рәисе вазыйфасында эшли.
1998 елның августында Россия дәүләт салым хезмәте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.
1999-2004 елларда-Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар буенча министры урынбасары.
2004 елдан 2006 елга кадәр күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгын җитәкли.
2007-2008 елларда махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык белән җитәкчелек итә.
2010 елның 6 апрелендә Федераль салым хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнә.


Фикер өстәү