Путин Михаил Мишустинны Премьер-министр итеп билгеләү турындагы указга кул куйды

Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт Думасы Федераль салым хезмәтенең элеккеге җитәкчесен хөкүмәт башлыгы вазыйфасына билгеләп куюны хуплады.

https://vatantat.ru/2020/01/putin-federal-salym-hezm%d3%99te-bashlygy-mihail-mishustinga-premer-postyn-t%d3%99kdim-itte/

Михаил Мишустин якындагы көннәрдә Министрлар Кабинетының яңа составын, ә яңа хөкүмәт курсын апрельдә тәкъдим итәргә вәгъдә бирде. Бүген ул Дума фракцияләре белән очрашты, пленар утырышта чыгыш ясады һәм Министрлар Кабинеты башлыгы вазыйфасында өстенлекләрне атады. Аның сүзләренә караганда, беренче — институциональ реформалар белән шөгыльләнергә һәм иң заманча мәгълүмати технологияләрне кертергә кирәк.


Фикер өстәү