Путиннан җылы сүзләр. Президентның Юлламасыннан төп сүзләр

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда 1300 кеше катнашты. Чараның февраль ахырыннан гыйнвар уртасына күчерелүе билгеле булгач ук, Юлламаның башка еллардан аерылып торачагы турында сөйләшә башлаганнар иде. Чыннан да, быелгысы социаль әһәмияткә ия мәсьәләләргә юнәлгән булуы белән аеруча игътибарга лаек. Бу хакта Владимир Путин үзе дә: “Федераль Җыенга юллама беренче тапкыр ел башында ук игълан ителә. Безгә ил алдында торган масштаблы социаль, икътисади, технологик бурычларны тизрәк, соңга калмыйча хәл итәргә кирәк, – дип әйтте.

Сезгә юлламада яңгыраган иң мөһим һәм әһәмиятле фикерләрне тәкъдим итәбез.

Ана капиталы

Ана капиталы программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Алай гына да түгел, аның күләме ике тапкырга артачак. Әлеге яңалык 1 гыйнвардан ук гамәлдә булып саналачак. Инде беренче балалары туганда ук гаилә ана капиталын аның бүгенге күләмендә ала алачак. Моннан тыш, икенче балалары туган очракта, гаиләгә тагын 150 мең сум өстәмә акча бирелер дип планлаштырыла. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга кадәр җитәчәк һәм ел киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк.

Аз керемле гаиләләргә ярдәм

Шулай ук аз керемле гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары да артачак. Бүген акча 3 яшькә кадәрге балаларга гына түләнә. Әлеге ярдәм 7 яшькә кадәр арттырмакчылар.

– 3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне карарга тәкъдим итәм. Моны 2020 елның 1 гыйнварыннан ук эшләргә кирәк, – диде Владимир Путин.

Президент әлеге түләүләрнең бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә кагылачагын да искәртте.

Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын  – 5, 5 мең сумны тәшкил итәчәк. Без бу системаның ничек эшләгәнен бәяләячәкбез һәм әгәр дә яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса, киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумын түли башлаячакбыз. Бу 11 мең сумнан артыграк булачак, – диде Президент.

https://vatantat.ru/2020/01/ana-kapitalyn-berenche-balaga-bir%d3%99-bashlyjlar/

Бушлай кайнар ризык

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр.

– Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш. Ә калганнарның бу эшне көчәйтүләрен сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча Россиянең барлык субъектларындагы кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш, – диде ул.

Кече бизнеска ярдәм

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Әлеге ярдәм кече бизнеска булышырга авыр булган төбәкләргә күрсәтеләчәк.

https://vatantat.ru/2020/01/premer-ministr-dmitrij-medvedev-rossiya-h%d3%a9k%d2%afm%d3%99te-otstavkaga-kit%d3%99/

Бюджет урыннары арта

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырачаклар. Бу аеруча төбәкләрдәге читкә чыгып китәргә теләмәгән халыкка ярдәм чарасы булып тора.

– Якындагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны артачак. Шуны исәпкә алып, безгә түләүсез югары белем алуның тигез, гадел мөмкинлеген сакла калу мөһим. Шуңа бәйле рәвештә югары уку йортларында бюджет урыннары санын ел саен арттырырга тәкъдим итәм. Өстәвенә, төбәкләр бу урыннарны өстенлекле тәртипкә бирсен. Нәкъ менә бүген табиблар, педагоглар, инженерлар җитми торган территорияләрдә, – диде Президент.

Яңа уку елында югары уку йортларына медицина белгечлекләре буенча кабул итү тәртибе дә үзгәрәчәк.

2024 елда медицина учреждениеләре белгечләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Аеруча – беренчел звено, – диде ул һәм “Дәвалау эше” белгечлекләре буенча максатчан бюджет урыннарын – 70, ә “Педиатрия” белгечлеге буенча 75 процентка кадәр арттырырга тәкъдим итте. Квоталар төбәкләрдән кабул ителгән гаризалар буенча формалашачак.

Болардан тыш, мәктәп сыйныфларында урыннар саны да артачак.

– Мәктәпләрдә балалар саны күпкә артты. Ләкин бу уңайлылыкта һәм аларның укыту сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел, – диде Владимир Путин.

https://vatantat.ru/2020/01/rossiya-prezidenty-syjnyf-%d2%97it%d3%99kchel%d3%99ren%d3%99-aj-saen-%d3%a9st%d3%99m%d3%99-5-me%d2%a3-sum-akcha-t%d2%afl%d3%99n%d3%99ch%d3%99k/

Конституция турында

Россия Президенты Владимир Путин Конституцияне үзгәртү кирәклеге юклыгын әйтте.

Бүген кайбер сәяси, иҗтимагый берләшмәләр яңа Конституция кабу итү мәсьәләсен куя. Шунда ук җавап бирергә телим: моный ихтыяҗ юк дип саныйм. 1993 елгы Конституциянең потенциалы әле бетмәгән, ә конституцион корылыш фундаменталь нигезләре, кеше хокуклары һәм ирекләре әле күп дистә еллар Россия өчен ныклы кыйммәтле база булыр, дип уйлыйм, – диде ул.

Ә менә Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча референдум уздырырга кирәклеген әйтте.

Тәкъдим ителгән яңалыклар сәяси системаның, башкарма, закон чыгару, суд хакимияте эшчәнлегенең сизелерлек үзгәрешләренә кагылуын исәпкә алып, Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләренең барлык пакеты буенча ил гражданнары тарафыннан тавыш бирүне үткәрергә кирәк дип саныйм. Һәм соңгы карарны аның нәтиҗәләре буенча гына кабул итәргә кирәк, – диде ул.

https://vatantat.ru/2020/01/ilnar-gyjrfanov-bu-tarihi-yullama/

Бушлай Интернет

Илнең социаль әһәмияткә ия булган Интернет ресурсларына керү бушлай булачак.

– “Доступный Интернет” проектын әзерләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итәм. Бу очракта халыкка Интернет өчен түләргә туры килмәячәк, – диде Владимир Путин. – Интернетның югары дәрәҗәдә үтемле булуы Россиянең һәм аның гражданнарының конкурентлы өстенлеге булырга, мәгариф һәм иҗат, аралашу, социаль мәдәни проектларны гамәлгә ашыру өчен зур киңлек булдырырга тиеш. бу, әлбәттә, кешәеләрнең ил тормышында катнашуы өчен дә яңа мөмкинлекләр ача.

Укытучыларга түләү арта

Быелның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 меңнән дә кимрәк булмаган өстәмә түләү булдырылачак. Шул ук вакытта Президент алар өчен төбәк түләүләре дә сакланачагын әйтте. Һәм әлеге мәсьәләнең катгый контрольдә булачагына басым ясады.

– Укучылар өчен иң якыны – аларның сыйныф җитәкчеләре. Укыту, балаларны тәрбияләү белән бәйле эшләр зур җаваплылык, һәм, әлбәттә инде, әзерлек сорый, – диде ул.

Дәүләт Думасы хөкүмәт башлыгын раслый 

Россия Президенты Дәүләт Думасына хөкүмәтне формалаштыру мөмкинлеген бирергә кушты.

– Конституциянең 111 һәм 112 маддәләре нигезендә Президент Дәүләт Думасының Россия хөкүмәте Рәисен билгеләүгә ризалыгын гына ала. Ә соңыннан үзе кабинет башлыгын, аның урынбасарларын һәм барлык министрларны билгели. Бу тәртипне үзгәртергә һәм Дәүләт Думасына Россия хөкүмәте Рәисе кандидатурасын килештерүне генә түгел, ә аны раслауны тапшырырга тәкъдим итәм. Ә соңыннан хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча, барлык вице-премьерлар һәм федераль министрларны билгеләүне тәкъдим итәм, – диде Президент.

Шул ук вакытта Президент аларны вазифага билгеләргә тиеш булачак.

Зөһрә Садыйкова

фото: http://kremlin.ru

Фикер өстәү