“Рәхәт яшибез!” Яңа елга иң матур чыршы бизәүчеләрне ачыкладылар

“Авылда да матур итеп яшәп була, бары теләк кенә кирәк”. Республика күләмендә узган “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесендә катнашып, җиңү яулаучылар сүзләре бу.

Быелгы конкурсның үзенчәлеге – ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Җиңүчеләр арасында Чаллы, Казанның Киров һәм Мәскәү районы, Азнакай, Саба, Теләче районнары бар. Аксубай районының Иске Илдерәк, Чүпрәле районының Кече Чынлы, Балтач районының Сосна, Тукай районының Яңа Троицки, Баулы районының Исергәп авыллары да беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Әлеге бәйге җиде ел рәттән уздырыла. Шәһәр, район-авыллардагы эшләрне бәяләү өчен махсус комиссия төзелеп, урыннарга барып карый, – ди Татарстанның Иҗтимагый палата җитәкчесе Зилә Вәлиева. – Яңа ел чараларын оештырганда халык фикерен дә белештек. Саба, Теләчедә район сайтында сораштырулар үткәрелде. Бәйгенең приз фонды 17,5 миллион сумны тәшкил итте.

Җиңүчеләр откан акчаны нәрсә өчен тотарга җыена?

– Бар да фантазиядән тора. Әле аның өчен акча да түләсәләр, әлбәттә, канатланып эшлисең. Хәер, акча ул матди як кына, ә менә шул матурлыкны күрергә теләүчеләр шәһәрдән авылга кайтсалар, монысы инде эшкә зур бәя була. Быел хәтта без бизәгән чыршы янында фотога төшәр өчен каян гына килмәделәр. Җиңәрбез дип уйламадык та. Узган ел бу бәйгедә катнашып, өченче урынны алган идек. Шул акчаны быелгы чыршыны тагын да матуррак итеп бизәргә тоттык. Безнең авыл үзәгендә бик матур чыршы үсеп утыра. Иң элек аны бизәп куйдык. Акчаны матур гирляндаларга тоттык, – дип сөйли Балтачның Сосна авыл җирлеге җитәкчесе. – Күмәк хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков мондый эшләргә бик оста. Аның башына әллә нинди идеяләр килә. Ул эшкә килгәннән бирле, гел ниндидер яңалык эзләп таба. Күз алдыңдагы матурлыкны күрмисең, гадәти әйбер кебек. Ә менә башкалар күрә икән.

Азнакай шәһәренең исә беренче тапкыр гына җиңүе түгел икән. Ел саен ниндидер урын алабыз, диләр. Хәтта беренче урын да еш эләгә икән. Тәҗрибә булган җирдә җиңүче булу авыр түгелдер, мөгаен.

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы халкы быелгы матурлыкка шаккаткан.

– Авылыбыз елдан-ел матурая. Быел бәйрәмдә безнең урамнар бик матур иде. Авылга килеп кергәндә үк бәйрәм рухы сизелде. Ике йортка бер чыршы бизәделәр. Яшьләр актив булды. Йорт алларына сыннар ясап куючылар, аларны матур итеп киендерүчеләр бар иде. Безнең балалар Яңа ел алдыннан кайта алмады. Шуңа да йорт тирәсен артык бизәп булмады. Киләсе елга ныклап әзерләнергә исәп, – ди Кече Чынлы авылында яшәүче Алсу Данилова. – Бар да оештыручыдан тора. Җитәкчебез Барис Гафуров халыкның күңелен күрә белә. Авылдашлар арасында да бәйге оештырды. Иң матур бизәлгән йортны билгеләделәр. Җиңүчеләргә бензин пычкысы, мантоварка бирделәр. Авыл өчен матурлык тудырып кына калмыйча, халыкны үсендереп торган өчен Барис Гафуровка бик зур рәхмәт. Бездә кышын да, җәен дә бик күңелле, рәхәт яшибез.

   Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү