Рәссам Рөстәм Хуҗин: “Аудиториянең фикерен ишетү бик мөһим”

ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар циклын Татарстан Рәссамнар берлеге белән Ветераннар берлеге дәвам итте. 22нче гыйнварда рәсем сәнгате әсәрләре күргәзмәсе кысаларында Татарстан рәссамнары белән очрашуның чираттагысы узды. 

Мондый кичәләрнең максатлары турында Ветераннар берлегенең проектлар координаторы Неля Миассарова сөйләде:

– Без һәр чәршәмбе саен бирегә сәнгать белән кызыксынучы яшь буын вәкилләрен җыябыз. Очрашулар сорау-җавап форматында уза һәм катнашучыларга күренекле шәхесләрне якыннанрак белергә, алардан киңәш сорарга, шулай ук рәссам әсәрләрендә  чагылыш тапкан тарих белән танышырга мөмкинлек бирә. Ягъни мондый чаралар аша балалар хәрби-патриотик тәрбия ала.

Бу юлы очрашу рәссам Рөстәм Хуҗин иҗатына багышланган иде. Ул тарихи һәм көнкүреш жанры остасы булуы белән танылу алган. Иҗатында татар халкының үткәне – Идел буе Болгарлары чорын яктырта.

Рөстәм Хуҗин агымдагы елның вакыйгаларга бай булуын искәртеп үтте. Бу исә рәссамның алдагы планнарына йогынты ясамый калмаган. Татарстан нефте тарихына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проектлар башлавын әйтте ул.

Рәссам әлеге чараның әһәмияте турында болай аңлатты:

– Мондый очрашулардан соң рәссам һәм аның тамашачысы арасындагы “күпер” ныгый. Шәхсән миңа үз аудиториямнең фикерен ишетү, аның сәнгатькә карата булган кызыксынуын күрү бик мөһим.

Әйтергә кирәк, Татарстан рәссамнары белән очрашулар циклын Татарстанның халык рәссамы Рәбис Сәләхов, Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев дәвам итәчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү