Рөстәм Миңнеханов: Россия Дәүләт Советы үзенең нәтиҗәле эш рәвешен исбатлады

РФ Дәүләт Советының Россия Конституциясендә статусын ныгыту — дөрес карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Владимир Путинның ил парламентына еллык юлламасы барышында яңгыраган тәкъдимен шәрехләп, әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт Советы күп инициативалар эшли һәм алар хуплана. Мин моны торак һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча безнең төркемнең эш нәтиҗәләренә карап әйтә алам. Бу нәтиҗәле эш рәвеше булганга Президент шундый карар кабул итте дип уйлыйм», — диде ул.

«Безнең эш төркемендә генә дә 6 губернатор аерым төркемнәрне җитәкли. Без үз фикеребезне җиткерәбез», — дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты йөкләмәсе буенча РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм Россия шәһәрләрендә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.

Россия Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте.

«Узган вакыт эчендә Дәүләт Советы үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте, аның эшче төркемнәре гражданнар һәм ил өчен иң мөһим мәсьәләләрне профессиональ, төрле яклап һәм сыйфатлы карауны тәэмин итәләр», — диде Россия Президенты.

Фото: tatarstan.ru

Фикер өстәү