Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ»ның 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов белән очрашты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР Президенты „ТАИФ“ төркеме предприятиеләренең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты», диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, республика җитәкчесенә гамәлдәге производстволарны модернизацияләү, экологик хәлне яхшырту һәм сәнәгать куркынычсызлыгын арттыру буенча башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев һәм башкалар катнашты.

Әңгәмәдә Президент коллективларда хезмәт хакы дәрәҗәсенә һәм хезмәт шартларына аерым игътибар бирде.

«Икътисади көн тәртибеннән һәм планнардан тыш, Президент кешеләр һәм коллектив белән бәйле мәсьәләләргә игътибар итте. Рөстәм Нургали улы хезмәт хакының уртача күләме, предприятиеләрдә булдырылган шартлар, социаль гарантияләр мәсьәләләрен күтәрә», — диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү