Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен арттырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән республика җитәкчесе стипендияләре күләмен 5,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырды.

ТР Президенты стипендияләре республика югары уку йортларында көндез укучы укучыларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының һәм мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары йомгаклау этабы, шулай ук мәктәп укучылары арасында башка олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга билгеләнә.

«Әлеге указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә һәм үз гамәлен 2019 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарата», – дип билгеләп үтелә документта.


Фикер өстәү