Рөстәм Закиров: “Чана гомерен 20 елга озайттым”

Югары белем алу – чын җырчы булу дигән сүз түгел әле. Халыкны затлы җырга ияләштерүнең юлы бик гади. Сәнгатьтә шуклыкка урын юк. Татарстанның халык артисты, “Пошалым чаналары” фестивален оештыручы Рөстәм Закиров әнә шундый фикердә. Җырчы нәрсәгә үкенә һәм ул үзен профессиональ җырчы дип саныймы? Бу сорауларга да җавап табылды.

– Узган ел азагында “ВТ” үткәргән “түгәрәк өстәл”дә продюсер Рифат Фәттахов: “Эстраданы Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр басып алды”, – дип белдерде. Бу фикер дөресме?

– Эстраданың туксан проценты – үзешчән сәнгать кулында. Монда артистларның гаебе юк. Мәдәният министрлыгы, консерватория бу күренеш белән килешә икән, шулай дәвам итәчәк әле ул. Хәтта ки, мәдәният институты да җырчылар әзерли дип әйтеп булмый. Үземне дә профессиональ җырчы дип әйтә алмыйм. Чөнки мин дә – педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган кеше. Һөнәрем буенча мин – музыка укытучысы, консерватория дәрәҗәсендәге җырчы түгел. Алай гына да түгел, Рифат Фәттаховның үз җырчыларын да профессионал дип атап булмый. Җырчы булыр өчен музыка училищесыннан алып консерваториягә кадәр вокал мәктәбен үтәргә кирәк. Шул ук вакытта мин Габделфәт Сафинның, җырчы булырга өйрәтеп булмый, дигән фикере белән дә килешәм. Тукайны шагыйрь булырга өйрәтмиләр бит. Җырчы белән дә шул хәл. Сәхнәдәге чыгышы белән фикер белдерә ала икән, ул – җырчы. Фикер белдерү өчен исә тирән белем, талант кирәк…

– Халык, бу – профессионал, бусы – түгел, дип аерып тормый. Йә ярата ул җырчыны, йә юк.

– Яраттыру өчен аны ишетергә кирәк бит. Радио-телевидениегә чыга алмасаң, ничек ярату турында сүз алып барырга мөмкин. Бүген эфирда классика, югары зәвыклы җырлар ишетелми. Затлы җырга атнасына һич югы ике көн билгеле бер вакыт билгеләп була бит инде?! Хәзер исә ике-өч атнага бер Хәйдәр Бигичев, аннары онытканда бер Азат Аббасов җырын куярга мөмкиннәр. Юк, җәмәгать, алай ярамый. Андый шәхесләргә төгәл бер вакыт биреп, халыкны затлы җырга ияләштерергә кирәк. Элек, мәсәлән, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты һәр дүшәмбе була иде.

– Шулай да, халыкка ничек тә ярый, дигән караш заманнары да үтеп бара. Чөнки тамашачы җырчыдан билгеле бер кысадан чыгып китмәүне дә таләп итә башлады. Җырчыларның туарылып китүе бигрәк тә интернетта күренә. Бу очракта үзтәнкыйть булырга тиешме?

– Әлбәттә, булырга тиеш! Интернетны иҗади эшеңне күрсәтү өчен файдаланырга кирәк дип уйлыйм мин, вак хулиганлык гамәлләрен чыгарып, кеше көлдерер өчен түгел. Бер көләрләр, ике, өченчесендә исә җүләр икән бу дип, кул селтәрләр. Аудитория туплагансың икән, аларны тәрбияләргә кирәк. Ул – синең турыдан-туры бурычың. Чүп түгәм, помидор ашыйм, карагыз әле: нәрсә ята, дип фотолар кертүне аңламыйм.

– Укучылар да шуны таләп итә. Ни кыланганын белештермәгән җырчыларга мактаулы исемнәр пачкалап бирелә, шул ук вакытта гомерен җир белән бәйләгән, фермаларда бил бөккән гади кешегә мактаулы исем дә, дәрәҗә дә юк, дип язалар. Исем бирүне кем контрольдә тотарга тиеш?

– Мактаулы исемнәрнең дәрәҗәсе күптән бетте. Хәтта җырчыга дәрәҗәле исем бирелгәнен Мәдәният министрлыгы белмичә дә кала, дигән хис туа. Бу мәсьәләне калын кесәле дуслар хәл итеп куя. Әлбәттә, Мәдәният министрлыгы дилбегәне ычкындырмасын иде. Ләкин анда мәдәнияттән ерак булган хезмәткәрләр дә юк түгел. Шул дәрәҗәгә җиткәнбез икән, татар җырын үзгәртү белән маташканчы, министрлыкта үзгәреш җилләре үткәрергә кирәк.

– Илһам абыйның бакыйлыкка күчүенә бер ел тулды. Шул уңайдан искә алу чаралары үтте, аның мирасын өйрәнү дәвам итә, дигән сүзләр әйтелде. Ләкин тагын берничә елдан Илһамны онытмабызмы?

– “Без – Илһамлы халык” дип мактанырга яратабыз икән, аның җыры радио-телевидениедән көн саен ишетелергә тиеш дип саныйм. Юкса без шәхесләрне туган һәм үлгән көннәрендә генә искә төшерәбез. Калган эфирны банкетта җырлаучыларга бүлеп бирәбез. Бөтен нәрсә акчага корылырга тиеш түгелдер бит инде. Ул ротация дигән нәрсәнең зыянын тагын бер биш, ун елдан күреп шаккатачакбыз әле без.

Берничә тапкыр төнлә өйгә кайтырга туры килде. Машинада радио тыңлап кайтам. Баксаң, шулхәтле матур җырлар бар икән фондларында! Төнлә бүгенге эстраданың яхшы җырчылары яңгырый. Көндез – мәнсез җырлар. Элек эфирга чыккан өчен безгә түлиләр иде, хәзер киресенчә. Менә бит заманнар ничек үзгәрде.

Тагын бер нәрсә. Узган ел Россия буенча Театр елы булды. Мин, ел ахырында акча түләп җырчылар җыйганчы, мөнбәрне театр артистларына бирерләр дип көткән идем, булмады.

– Яңа ел тапшыруына сезне чакыралармы? Сездән дә анда катнашкан өчен акча сорыйлармы?

– Чакырдылар, акча да сорамадылар, ләкин мин бармадым. Түләүле тапшыруларны өнәмим. Анда ни фикер, ни мәгълүмат юк дигәндәй… Милләт өчен файдасы булмаган чарага нәрсә дип вакытны әрәм итәргә?

– Милләтне саклап калуда һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш, дигән фикер ешрак яңгырый. “Пошалым чаналары” да авылны, телне саклап калуга юнәлтелгән адым идеме?

– “Пошалым чаналары” фестивале белән мин чана ясау һөнәре гомерен 20 елга озайттым, дип курыкмыйча әйтә алам. Хәтта бер тапкыр да чана ясамаган оста Рәдиф Нигъмәтуллин 2005 елдан балалар чанасы ясый башлады. Алар хәзер ат арбасын да, чанасын да җитештерә. Фестиваль халыкны җан җылысын кушып эшләнгән чаналар белән тәэмин итте. Кайсы елларда 30ар чана тараткан булды. Быел 40 чана ясатам, шуның 16сы тамашачыга бүләк итеп әзерләнә. Чөнки фестивальне үткәрә башлаганга 16 ел булды. Узган елны үткәрергә ниятләгән идем, барып чыкмады. Әни олыгаебрак китте. Аңа – 89 яшь, моңарчы үзен карый ала иде, хәзер инде ярдәм кирәк. Ул Түбән Мәтәскә авылында абыем Рәфыйк белән киленебез Лилия тәрбиясендә яши. Шулай итеп быел фестивален үткәрмичә, гала-концерты гына узачак. Билгеле бу фестиваль белән табыш алып булмый. Ләкин берәүне дә минем матди хәлем борчырга тиеш түгел. Чөнки бу эшкә мине берәү дә мәҗбүр итми. Ул авылны яшәтергә, һөнәрне яшәтергә, халык арасында талантларны барларга, затлы җырларны сакларга, дигән ният белән эшләнгән. Мин аннан рухи байлык алам, тәм табам.

– “Пошалым чаналары” буенча авылның халәтенә бәя бирергә дә мөмкиндер. Ни хәлдә бүген авыл?

– Кызганыч, авыл үсүгә таба бармый. Ләкин яшәгән кадәресенә заманча, уңайлы шартлар килде. Тик халыкка эш юк, алдынгы тракторчылар эшсез калды. Алар, аптыраганнан, башка җирләргә барып эшли. Юл йөреп торабыз бит, ташланган басулар күренә, үсә алмыйча интеккән тез буе гына кукурузларны күргәч тә, йөрәк әрни. Соңарып чәчүгә чыгалар, аннары җыеп ала алмыйлар. Туган авылым мәктәбендә дистәдән аз гына артыграк бала укый. Кайбер ата-ана баласын рус мәктәбенә йөртеп укыта. Авыл картая, сүрелә, урыслаша. Мин шаккатам: күршеләр урысча сөйләшеп йөри. Мин үзем мондый фикердә: әтием Раиф, әнием Разыя һәм мин татарча сөйләшмим икән, ничектер аларга хыянәт итәм кебек. Мин туган телдән беркайчан да кимсенмәдем. Армиядә дә баянда уйнап татарча җырладым. Балаларым да татарча сөйләшә. Кызым Миләүшә миңа караганда да күбрәк халык җырларын өйрәнде. Айрат музыка училищесында укый.

– Эстрада – иң тәнкыйтьләнә торган өлкә…

– Җырчыдан да көчсез кеше юк бит. Кем иренми – шул: “Җырлап, биеп кенә дөнья бармый”, – диләр. Ә үзләре җырчыдан башка бернәрсә эшли алмыйлар. Ә сөйләнеп кенә йөрүдән ни файда. Юк, мин тәнкыйтьне әйбәт кабул итәм. Чөнки үземнең җитешсезлекләремне яхшы беләм. Шуңа үземне профессиональ җырчы дип тә санамыйм. “Җанымда яз булып кал әле” кебек бер-ике дистә җырым белән горурланырлык. Шунысы үкенечле: сәхнәгә иртәрәк килмәгәнмен. 8 нче сыйныфтан соң ПТУга түгел, музыкаль училищега барасы калган. Шулай итеп җиде елым әрәм киткән, дип саныйм. Бер тапкыр салкын клубта тавышны югалттым. Ә тамашачы, килеп, нәкъ мин уйлаганны әйтә икән, ничек инде аны тыңламыйсың? Бер ел элек концерт эшчәнлегемне туктаттым. Чөнки халык йөрми. Шәһәр филармониясендә ничәнче ел эшлибез, төрле концертларда катнашабыз – шул җитә.

– Ни өчен халык йөрми башлады соң?

– Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Без үзебезгә кеше йөри торган вакытларда концертларны азрак куйдык. Бу сорау бер вакыйганы искә төшерде әле. 1987 елның июлендә армиядән ялга кайттым. 13 июльдә авылга Илһам Шакиров килә икән. Ул вакытта аңа 52 яшь булган. Авылда, картаеп беткәч, нишләп йөри икән инде, дигән сүз ишеттем. Юкса бит Илһам абыйның гөрләп торган чагы! Кызганыч, 11 июльдә киттем, концертны карамыйча калдым. Хәзер үзем 53 нче яшем белән барам. Халыкта миңа карата да шундый фикер бардыр дип беләм. Хөкүмәт тикмәгә генә 25 елдан соң лаеклы хезмәт өчен пенсия билгеләми бит инде. Дөрес хәзерге заманда сәхнә тормышыңны рәхәтләнеп бер 10 елга озынайтып була. Ләкин яшь тамашачыга үз яшьтәшләре кирәк.

– Бәлкем халык Фирдүс Тямаев кебек шук җырчыларны яратадыр?

– Фирдүс шуклыгы белән танылмады, фикер сала белүе белән тамашачысын тапты. Ә күп җырчылар дөрес җырлый, әмма хис, фикер сала белми. Дорфалык, шуклыкка килгәндә, күрәсең, кемгәдер килешәдер ул. Фирдүс Тямаевның концертын карадым һәм 85 проценты карарлык, дигән фикергә килдем. Аның энергетикасы бар, ул яна, көя. Кеше 15 көн рәттән Казан шәһәрендә концерт куя ала икән, монда хикмәт бар. Ул нәрсә җырлаганын аңлый һәм җырга акчасын кызганмый. Аның техникасы да яңа, эффектлары да шәп, командасы да көчле. Шулай да җырчыларга тамашачыга хөрмәт һәм тәрбия турында уйланырга тәкъдим итәм. Эт чаба дип бет чаба торган заман бит. Без әрсезләнәбез, безгә карап тамашачы чама хисен югалта. Шәхсән үзем әбиләрнең, әрсезләнеп, сәхнәгә менүләрен кабул итеп бетермим. Ак әби – минем өчен тыйнаклык символы.

– Эстрадада үз тавышың белән җырлау бармы әле ул?

– Техника заманы бит. Бер хәйләле юл бар икәнен беләм. Хәзер җырны төрле каналларга яздыралар. Әйтик, баян бер каналда, тавыш икенче каналда языла. Башта җырчы үз тавышы белән җырлый башлый, икенче куплетта алдан яздырып куелган тавыш кушыла. Мин моны тавыш режиссерларыннан ишеткәнем бар һәм шулай икәнен беләм дә. Бу хәлне тамашачыны күзенә карап алдау дип кабул итәм. Күп залларда тавыш бирү мөмкинлекләре яхшы, үз тавышың белән дә җырлап була. Әмма фонограммага бер ияләнгән җырчы “тере” тавышка җырлый алмый башлый.

– Быел халык исәбен алу көтелә. Бу уңайдан сезнең фаразлар нинди?

– Халык саны кимемәсен дисәк, хөкүмәт тарафыннан татарның бөтенлеге буенча да зур эш алып бару кирәк. Бездә исә әлегә бүлгәләнү, “мишәрләр, вперед!” кебек шигарьләр кычкыру бара. Беркөнне журналистика деканы Васил Гарифуллин белән әңгәмә тыңладым. Балалар, “ц” дип язсаң ярыймы, дип сорый икән. Әдәби тел шулай итеп кирәксезгә әйләндеме икән? Ә бит “Беренче канал” журналистлары тапшыруларны үзләренең җирле диалектында алып бармый. Без исә әдәби телне югалтып барабыз. Ул инде сәхнәдә дә, радиода да, телевидениедә дә кысрыкланды. Әдәбиятта да кем тели – шул китап чыгару китте. Димәк Язучылар берлегенә дә эшләргә җирлек җитәрлек. Язучылар сәяси хәлләр алдыннан халык белән турыдан-туры эшләгәннәр, кискен чыгышлар ясаганнар, җырлап йөрмәгәннәр. Бүген язучыларның концерт каравы яки концерт куюы кирәкми, алардан саллы сүз көтәбез. Мин бәхетле, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов кебек язучыларны күреп калдым. Ә бүген кайсы язучы үзе артыннан ияртә ала? Мин андыйларны күрмим. Бәлкем алар бардыр, без күрмибездер. Чөнки язучы әлеге дә баягы телевидениедә дә, радиода да күренми, ишетелми.

Гөлинә Гыймадова


10 фикер

  1. Мин бары Габдельфат Сафин,Ростэм Закиров концертларына гына барырга тырышам.

  2. Рөстәм Закиров белән Габделфәт Сафинның җырлары барысы да мәгьнәле, зәвыклы, күңел халәте белән өретелгән.

  3. МИН УЗЕМДЭ,РОСТЭМ ЗАКИРОВНЫ,ГАБДЕЛЬФАТ САФИННЫ БОТЕН ЭШЕМНЕ КУЕП ТЫНЛЫЙМ,ЭЙЕ ВАКЫТЫНДА КОНЦЕРТЛАРЫНА ДА БАРДЫК.

  4. Бик дорес фикер! Ростэм Закиров белэн Габдельфэт Сафинга тин жырчылар але куренми,гафу итсеннэр!!! Салаваттан кала!!!!👍👍👍👍👍👍

  5. Эйе хезер хер жырлаган кеше кой яза узенче , ошыймы ,юкмы анда аларнын эше юк,,,

  6. Рэстэмнен жырлавын бик яратам,аеруча»Жанымда яз булып кал эле» жырын!Бик дөрес эйткэн сузлэре,эстрада чын жырчылар бармак белэн генэ санарлык,яшь башкаручылар арасында шундый шэп егет кызлар бар,тик аларны бик сирэк курсэтэлэр!

  7. Мина да ошый бу артистлар.Тик алар кебеклэр юк дигэн фикер бн килешмим.Филус Кахиров,Ришат Фазлыйахмэтов ,бу егетлэр БИК матур жырлыйлар

  8. Ростэм Закиров бик дорес анлаткан, мин узем дэ шул фикердэ, яман ямьсез акыра торганнары бар арасында, кайчак мин кубрэк радионы ачам да кунеле э онэмэгэн жырчылар жырлый башласа, радионы сундереп куям, бар анын бик матурлары, фирдус, филус, ришат т, ришат ф шундыйлардан, нинди генэ жырчы дип эйтергэ тел дэ эйлэнми хэтта, шундыйлары бик куп, йорэк не эрнетэ

  9. Безгэдэ яшь вакытта бер торле артистлар хэм жырлар ошый иде, э хэзер башкалары. Ростэм Закировкада шулай булган. Жырларга яратсада Илхам Шакиров концертына бармаган. Дорес фикерли ул. Хэр нэрсэнен уз вакыты. Хэр кеше жырласын, тыймагыз. Татарча ойрэнерлэр.

  10. Нигэ язмыйсыз, Руслан Кираметдинов, Ришат Тухватуллин, Ильсаф, тагы бик куп матур тавышлы жырчылар

Фикер өстәү