Рафаэль Хәкимов: “Мәскәү бездән башка тагын кемгә таянсын?”

Татар дәүләтчелегенең тарихы мең еллар белән исәпләнә. Сәяси, тарихи үзаңын җуймаган, мәдәни тамырлары тирән булган халык дүрт-биш гасырлык милли-дини кысулардан соң да, дәүләтчелеген тергезә ала. Бабаларыбыз, 1920 елда Татарстан автономияле республикасын корып, моны үз мисалында раслады. Республика игълан итүгә ничек килгәнбез? Россиядә бүгенге урыныбыз нинди, алга таба нәрсә эшләргә? Шул хакта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов белән сөйләштек.

– Татар милләтендә дәүләтчелек хисе беркайчан да сүнеп тормаган. 1905 елгы инкыйлабтан соң, бу хис дөрләп кабынып киткән, дип әйтсәм, һич тә арттыру булмастыр. Дөрес, татар булган җирдә бәхәс бар дигәндәй, революция дулкыннары кузгалуга, татар дәүләте нинди булырга тиеш – туфраклы үзидарәме, милли-мәдәни мохтариятме, дигән фикер тартышы киткән. Әйтик, башкорт кебек аз санлы халыклар баштан ук туфраклы автономия булдыру ягында булган. Татарлар ил буйлап таралып яшәгәнгә, дөресрәге, тарихи ватаннарында, әби-бабалары туып үскән туфракта гомер сөргәнгә, кечкенә генә бер территориядә халкыбызны колачлау мөмкин булмаганга, һич югы Идел белән Урал арасында яшәүче милләттәшләребезне кайгырту максатында, Садри Максуди кебек зыялыларыбыз Россиянең башка биләмәләре белән бертигез хокукта булган Идел-Урал штаты кору фикеренә килә. Дөрес, милли автономия вариантын алга сөрүчеләр дә була.
1917 елгы инкыйлабтан соң, бу идеяләр әүвәл Мәскәүдә, аннан Казанда оештырылган Россия мөселманнары корылтайларында кабыргасы белән куела. Нәтиҗәдә Милләт Мәҗлесе сайлана, Милли Идарә булдырыла. Әлеге ниятләр кабул ителмәгәч, большевикларның җитди каршылыгына очрагач, безнекеләр Татар-башкорт республикасы вариантына туктала. Асылда монысы да Идел-Урал штаты кебек федерацияне күзаллый. Тик бу хыялларга Сталинның да, Ленинның да фикере тискәре була. Дөресен әйткәндә, Ленин аптыраганнан, ирексездән, илдә башланган гражданнар сугышында халыкларны үз ягына аудару максатында, милли республикалар кору фикеренә килә. Татарны үзенә карата алмаса, Россиянең үзәгендә кызылларга акларны җиңеп чыгу мөмкин түгел иде. Ленин да, Сталин да тарихны яхшы белгән, татар элеккеге дәүләтен кайтарырга тырыша дип курыккан. Чөнки Россия биләмәләре – элеккеге Алтын Урда җирләре бит ул. Әле XVII-XVIII гасырда чыккан күп кенә карталарда бу җирләр Великая Татария дип йөртелгән. Якын көннәрдә минем “Великая Татария на исторических картах” дигән китабым чыгачак. Анда безнең дәүләтчелегебезнең нинди булганлыгы яхшы күренә. Кайбер урыс тарихчылары, бу карталарның хәзерге татарларга катнашы юк, казан татарлары – аерым татар, дип расламакчы була. Тегеләре – имеш, ниндидер тарихи татар. Әлбәттә, Уралдан алып Сахалинга хәтле булган җирләр, Себер туфраклары, Урта Азия безнең дәүләт булган. Үз вакытында татар бик көчле, куәтле дәүләт тоткан. Шуны кайтарырга тырышырлар, шуны сорарлар дип, Сталин, билгеле, курыккан, шуңа күрә татарны бүлгәләргә, дигән карарга килгән.
– Әле ничек кенә бүлделәр. Татарстан һәм Башкортстан республикалары ясап, татарның миллионнан артыгын күрше республикада калдырдылар.
– Дөресен генә әйткәндә, Мәскәү бу бүлүе белән ике куянны “атты”. Бердән, татарны бүлгәләүгә иреште. Икенчедән, Кече Башкортстан дигән республикадан баш тартып, башкортларны Башкортстанда азчылык итеп калдырды. Югыйсә, Кече Башкортстан башкорт халкы өчен файдалы булган. Шушы республикасы кысасында калган сурәттә күршеләребезгә башкорт теле мохитен булдыру, телен, мәдәниятен үстерү күпкә уңайрак булыр иде. Башкортстанда татарлар башкортка караганда күбрәк бит. Кем инде шундый республика ясый?! Большевиклар әле тагын бер этлек эшләде. Башкортстан Казахстан белән чиктәш булмасын өчен, урысларны һәм Украинадан украиннарны күчереп, ике арада Оренбург коридоры ясадылар. Шактый зур күләмле ике күчерү бу. Югыйсә, әлеге туфракта фәкать татарлар гына яшәгән.
Татар халкы аякка басып килгән дәүләтчелеген союздаш республика сыман күрә. Егерменче елларда гына түгел, утызынчы елларда да мондый теләк-омтылыш зур була. Бөек Ватан сугышы вакытында да Сталин татарларның гайрәтле, тәвәккәл сугышчылар икәнен күреп курыккандыр дип уйлыйм. Курыкмаса, 1944 елның августында КПСС Үзәк Комитеты “Идегәй” дастанын, Алтын Урда тарихын өйрәнүне тыю турында карар чыгармас иде. Әле сугыш бетмәгән, Берлинны яулап аласы бар. Җиңәчәгебезне аңлаган инде ул. Әмма Берлинга барып җитәргә кирәк. Шушы вакытта Сталин Алтын Урда белән мәш килә. Миңа калса, ул, татар куркусыз сугыша, сугыштан соң союздаш республика статусын таләп итүе ихтимал, дип шикләнгән. Янәшәсендә – Башкортстан. Ул да Татарстаннан калышырга теләмәс, аның да союздаш республика буласы килер, инде Татар-башкорт республикасы пәйда булса, Россиянең үзәге татар кулына күчәр, дип хәвефләнгән, минемчә, Сталин.
– Автономияле республика булсак та, әүвәлге мәлдә әле шактый гына казанышларга ирешкәнбез.
– Чынлап та, беренче мәлдә, егерменче-утызынчы елларда халык барыбер үзгәреш-яңарышлардан канәгать була. Татар теле – урыс теле белән беррәттән дәүләт теле. Дөрес, тора-бара бу хокукларны кисәләр. Мең ел буе кулланган гарәп язуыннан мәхрүм итеп, көчләп, латиницага күчерәләр. Әкренләп зыялыларын чүпли башлыйлар. Халыкны юкка чыгару өчен, аны борынгы мәдәниятеннән мәхрүм итәргә, тарихын, милли мәгарифен оныттырырга кирәк.
– Хәзер дә шул процесс бара.
– Татар, урыс яши икән, бу процесс тукталмаячак. Чын федерация корылмаганда, барыбер кем дә булса татарны кимсетергә тырышачак.
– Сер түгел, Мәскәү олигархлары күптәннән “Татнефть”кә кызыга. Башкортлар “Башнефть”тән мәхрүм калган кебек безгә дә андый куркыныч янамыймы? Икътисади куәтең, мөмкинлегең калмаса, сәяси мөмкинлекләрең дә чикләнә түгелме?
– Алмасыннар өчен каршы торырга, көрәшергә кирәк. Сәясәттә дә бүтәнчә булмый. Тыныч кына утырырга тырышсаң, сәясәт булмый инде ул. Аннан килеп, башка халыклар белән әллә ниләр кыландырсаң да, татар белән саксыз гына эш итеп булмый. Үз заманында каршы тордык бит. Татарстанны күтәрдек, халыкара мәйданга чыгардык. Ни генә димәсеннәр, минемчә, Татарстанны элеккеге автономия хәленә төшерү шактый кыен булачак. Чөнки Татарстан шактый нык көчәйде. Хәзерге вакытта сәясәтнең икътисадны җиңәр андый ук тәэсире юктыр дип уйлыйм. Хәзер экономика күбрәк хәл итә. Тагын бер дәлил бар. Мәскәүнең бүгенге хәле нинди соң? Ул элеккеге кебек көчле булса, егетләр, хәлебез начар, дип әйтер идем. Аларның хәле яхшы түгел бит. Урал артында нинди хәлләр бара? Халык ничек яши? Коточкыч бит андагы вазгыять. Себерне барып күрегез: әле анда кайбер җирләрдә салам түбәле йортлар, күпме нефть-газ чыгарылып та, газ күрмәгән авыллар бар.
Без көчәйдек, Аллага шөкер! Аннан килеп, Мәскәүнең бездән башка таянычы – тагын кем? Икътисадны нефть чыгарып сатуга гына корып булмый. Ярый әле безнең кебек берничә куәтле төбәк бар. Әгәр дотация булмаса, Кавказның үзен ничек тотачагын әйтүе кыен. Кавказ гына түгел, дотациягә яшәүче башка төбәкләр дә бар.
– Озакламый илдә җанисәп алу уздырылачак. Башкортстанда 2002 елдагы кебек бозып язулар булмасмы икән?
– Анда татар халкын тагын киметеп язарга мөмкиннәр. Халык дөресен язар да, кем ничек саный бит?! Әнә 1989 елда Башкортстанда 1120702 татар яши иде. 2002 елны 995212 кешегә калдык, ягъни дистә ел эчендә артырга тиешлесе белән кушып исәпләгәндә 300 мең татарны “югалттык”. Бу елларда сугыш, чума булмады сыман. Ярый, 2010 елда 1013096 дип яздылар инде. Монысы да 1989 елгыдан кимрәк әле. Быел да киметеп язулары ихтимал, дигән шигем бар.
– Нәрсә эшләргә соң?
– Мөгаен, урыннардан, безнең авылда хәрәмләштеләр, алдап яздылар, дигән сигналлар килсә дә, татар авылларына безнең юристларны кертмәскә мөмкиннәр. Шуңа карамастан, хәрәмләшүчеләрне фаш итәргә тырышырга кирәк. Барыбер мондый гауга безнең файдага эшли. Хәзер күп нәрсә халыкның үзеннән, үз оешуыннан тора.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү