Рамил Шәмсетдинов үзе атып үтергән солдатларның әти-әниләренә хат язган

Байкалдагы хәрби частьтә сигез хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов корбаннар гаиләләренә ачык хат язган. Бу хакта Telegram-Baza каналы хәбәр итә.

https://vatantat.ru/2019/10/ir-at-bulgach-t%d2%afz%d3%99seme-armiyad%d3%99-sigez-keshene-%d2%afterg%d3%99n-eget-tatarstannan-t%d2%afgel/

«Тыела алмавыма һәм соңгы адымга баруыма үкенәм, тик башка чарам юк иде. Мин үземне мыскыллауларына алга таба да түзеп тора алмадым. Чын күңелдән һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам һәм, булдыра алсагыз, мине гафу итүегезне үтенәм. Мин хезмәт итәргә, Ватанны сакларга теләдем, хезмәт иткәннән соң да тормышымны армия белән бәйләргә теләдем. Тик мин мондый җәһәннәмгә эләгермен дип көтмәгән идем. Йөгерергә һәм зарланырга урын юк иде», — дип язган солдат.

https://vatantat.ru/2019/11/armiyane%d2%a3-ni-ik%d3%99nen-%d3%99jtk%d3%99n-bulsa%d2%a3-gomerd%d3%99-d%d3%99-barmas-idem/


2 фикер

Фикер өстәү