Россия Гидрометеорология үзәге Россия халкына «кызыл» гыйнвар вәгъдә итте

Россиянең күпчелек төбәкләрендә гыйнвар «кызыл» булачак, ягъни нормадан җылырак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән «Российская газета» яза.

«Ил территориясенең күпчелек өлеше кызыл, алсу төскә буялган. Димәк, җылы аномалия көтелә», — дип аңлатты ул, картаны күрсәтеп.

Шул ук вакытта Вильфанд аныклавынча, гадәти температура белән чагыштырганда, Байкал арты краенда, Иркутск өлкәсендә һәм Чукотка автоном округында гына түбәнрәк булыр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия Гидрометеорология үзәгенең ситуацион үзәге башлыгы Юрий Варакин җылы кышның уңай нәтиҗәләрен әйтте. Аерым алганда, алар төрле реагентларга һәм кар җыю техникасына азрак акча сарыф итәргә мөмкинлек бирә.

«Чия» кышлары иммунитетның көчсезләнүенә китерә, дип искәртә «Газета.Ru». Табиб-терапевт Виктор Лишин сүзләренчә, кыш көне артык җылы һава вирусларның үрчүе һәм мутацияләре өчен менә дигән мохит тәэмин итә. Ә басым төшү аркасында йөрәккә һәм үпкәләргә йөкләнеш артуга китерә.


Фикер өстәү