Россия Президенты: Сыйныф җитәкчеләренә ай саен өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әнә шундый  яңалык җиткерде. Сөенечле хәбәр арасында вузларда бюджет урыннары арту турындагысы да бар. “Мәктәпләрдә укучылар саны арту күңелле, ләкин бу аларның белем алу сыйфатына һәм  уңай шартлар тудыруга  тискәре  йогынты  ясарга тиеш түгел”, – диде Президент.

“ВТ” хәбәрчесе шул уңайдан Казан  инновацион университет ректоры, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының иҗтимагый советы рәисе Асия Тимирясова белән элемтәгә керде:

– Юлламаның социаль әһәмияте зур, һәр кеше, һәр гаилә аннан үзгәрешләр көтәчәк, — диде  Асия Тимирясова. — Президент илкүләм, “Мәгариф” проектларының  үтәлешен катгый күз уңында тотарга кушты. Әйтик,  узган ел 3 яшькә кадәрге сабыйларга  бакчаларда 90 мең урын булдыру планлаштырылган булса, 77 меңгә якын урын гына булдырылган. Татарстанда әлеге эш уңышлы башкарылган. Мәктәпләрдә  укучылар саны арту күңелле. Бу уңайдан яңа мәктәпләр төзеләчәк, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә 5 мең сум акча түләү урынлы. Татарстанда моңа кадәр дә аларга өстәмә түләүләр каралган иде. Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә дә сыйныф җитәкчесенең ролен күтәрү турында сөйләшү булды.  Алар  бит икенче әни кебек һәм үзләренең кирәклеген тоячак.

Вузларда ил буенча бюджет урыннары артачак, бу яшьләрнең төбәкләрдә калуына ярдәм итәчәк. Президентның бу сүзләрен дә сөенеп кабул иттем. “Акыллы баш”ларның чит шәһәрләрдәге вузларны сайлавын хуплап бетермим. Төбәкләрдә мәктәпне тәмамлаган сәләтле укучыларның күбесе  Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга керә, тик аларның 80 проценты кире әйләнеп кайтмый. Бюджет урыннары арткан очракта әлеге мәсьәләне уңай хәл итеп булыр дип уйлыйм. Медицина вузларында кайбер юнәлешләр буенча целевиклар өчен (максатчан программа буенча укырга теләүчеләр) 70 процентка кадәр бюджет урыннары бүлеп бирелү дә әйбәт. Авылларда табиблар җитмәү проблемасы бар. Бу очракта  алар да эшкә үз районнарына кайтачак.


Фикер өстәү