Россия Спорт министрлыгы башлыгы Казанның ату комплексында күнегүләрдә катнашты

РФ спорт министры Павел Колобков Казанга эш сәфәре барышында пуля белән ату комплексында булды. Анда ул республика спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән тренировкада катнашты һәм тәкъдим ителгән барлык цельгә тидереп, винтовкадан атуда таң калдырды. Бу хакта ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Практик дәрестән соң министр комплексның тирларын һәм галереясен карап чыкты һәм пуля белән ату бүлегенең иң яшь тәрбияләнүчесе Никита Масленниковны туган көне белән котлады. Аңа бу көнне 12 яшь тулды.

Тынычлык бистәсендәге ату бүлегеннән тыш, Павел Колобков яңа чаңгы-биатлон комплексы төзелешенең барышы белән танышты.


Фикер өстәү