Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Ютазыда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге конкурсны үткәрүнең максаты – мөслимәләрне хакыйкый Ислам дин гыйлеме алырга чакыру, шулай ук Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү.

Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – туташлар һәм ханымнар Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкерте булмаска тиеш.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар конкурсы Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырыла.

Дүрт җүзне белү номинациясендә беренче урынны яулаучыга, мәхрәме булган очракта, гомрәгә юллама бүләк ителәчәк. Мәхрәме булмаса, ул юлламаны әтисенә яисә әнисенә бирә ала. Әгәр әти-әнисе яки мәхрәме булмаса, җиңүче бүләктән баш тарткан очракта гомрәгә юллама икенче урын алучыга тапшырылачак.

Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.


Фикер өстәү