«Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий бүген «Адмирал» — «Ак Барс» хоккей матчы тәнәфесләрендә турыдан-туры трансляция алып барган «Ак Барс ТВ» программасында кунак булды.
Студиядә әңгәмә барышында Слуцкий өчпочмакны тиз ашау ярышы конкурсында катнашты. Ярышта ул, программаны алып баручыларның берсен узып, җиңү яулады.