“Сәер сораулар бирәсез”. “Мисс Татарстан – 2020” бәйгесендә җиңүче кызлар чибәрлек турында сөйләде

Быел “Мисс Татарстан – 2020” титулына Казан мәдәният институты студенты, 19 яшьлек Аннан Семеновых яулады. Казан гүзәле булып Снежана Корнева танылды. Кызлар “Татар-информ” агентлыгында гүзәллек серләре белән бүлештеләр.

Әлеге югары исемгә 30 гүзәл дәгъва кылган икән. Шулардан унысы гына финалга үтә алган. Алар арасыннан икесе Татарстан һәм Казан гүзәле булып танылган. Җиңүчеләр илкүләм бәйгедә катнашып, көч сынап карарга тели.
Җиңүче Анна Семеновых Удмуртия республикасының Кизнер бистәсендә туып үскән. Әйтүенчә, кызларга гәүдә чибәрләге дә, күңел матурлыгы да кирәк. Үзен формада тотар өчен фитнес белән шөгыльләнә, әмма ашауны чикләп үзен газапламый:
– Формада тору сере гади: ризыкның калорияләрен санарга кирәк. Көн буе бик күп калорий җыеп, аны яндырып бетерә алмыйсың икән, ул май катламы булып тупланып барачак. Кич белән туклануны киметү дә әйбәт.
Казан федераль медицина университеты студенты Снежана Корнева исә баллы ризык кулланмау яклы.
– Булачак табиб буларак, мин дөрес туклану яклы, шуңа күрә баллы ризык кулланмаска киңәш итәм, – диде ул. Снежана университетның волейбол командасы әгъзасы да.
Проект авторы Изольда Сахарова исә бәйгенең әһәмияте, аның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде:
– Мин башта ук киләчәк темасын сайлаган идем. Шунысы кызык, Ворлдскилс һәм “Дөнья мисс”ы бәйгесен оештыручылар да быел шушы теманы сайлаган. Башта безнең идеяне алданрак дөньяга чыгарулары кәефне кырса да, без аның бөтенләй икенче төрле итеп күрсәтә алдык дип уйлыйм. Кызлар киләчәкне күрсәттеләр һәм сәхнәгә комбинезоннардан чыктылар.
Ә менә костюмнарга нинди тукымалар файдаланылды, бәясе күпмегә төште дигән сорау “Мисс Татарстан” оешмасы президенты күңеленә хуш килмәде. Һаман сәер сораулар бирәсез, диде Изольда Сахарова. Шулай да төрле тукымалар файдаланылуы, хәтта пластик элементлар булуы турында сөйләде. Киләчәк костюмнарының бәяләре сер булып калды.

 

ФОТО: «Реальное время»

Фикер өстәү