Сабада яшәүче кар чистарту өчен мини трактор ясаган

 Сабада яшәүче төрле техника ясау белән мавыга. Ул кар чистарту өчен мини трактор ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Нигез итеп «Җигули» күперчеге, тапшырулар тартмасы, мотоблок двигателе алына. Аларны булачак техникага яраклаштыра. Запас частьларны табарга кияве Азат та булыша. Трактор «К-700» кебек билдән бөгелә, тормозы эшли, поворотниклар куелган.

Уенчык кына кебек тоелса да, чып-чын трактор ясап куйган Радик. Кулдан ясалган тракторларның күзгә чалынганы бар, әмма мондый затлысын, җыйнагын, камилен күргән юк иде әле. Аңа кар эттергеч, сука, фреза һәм башкасын тагарга була.

«Тракторны җыйганда сызымлап-нитеп тормадым, практикага нигезләндем», — ди ул.

«Тракторны ясаганда өйгә йокларга гына керә иде. Пропискасы гаражда булды», — дип сүзгә кушылды хатыны Гөлүсә.

Радик — җаваплылыгы чикләнгән «Сабагро» җәмгыяте инженер-механигы. Чит ил техникасын сүтә-җыя, ремонтлый, төзәтә. Катлаулы техникага республикада гына түгел, чит төбәкләргә барып та хезмәт күрсәтәләр. Сервисны өйрәнү, катлаулы җиһазларның серләренә төшенү өчен 2011 елда Англиянең Бирмингем шәһәрендә, 2013 елда Германиядә укып кайткан белгеч. Мәскәүгә ел саен диярлек бара. Үз эшенең остасы булып танылды.

Кулың ятып тормаса, хезмәтеңдә дә, хоббига керешеп тә әллә ни майтара алмыйсың. Бер белгән һөнәр онытылмый. Хәзер Радик кар чанасы ясарга хыяллана.


Фикер өстәү