Салават Фәтхетдинов командасы Филүс Каһиров командасына каршы футбол уйнаячак

Казанда татар иҗат командалары арасында «Турнирмикрофон» мини-футбол турниры була. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда сигез команда катнашачак. Алар арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге «Салават» җыр театры командасы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров җитәкчелегендәге татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары була.

Шулай ук «Татар радиосы» һәм «Болгар радиосы» радиостанцияләре командалары, Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры командасы, татар музыкантлары, блогерлар һәм иганәчеләр җыелма командасы катнашачак.

Оештыручылар сүзләренчә, турнир төрле иҗади һөнәрләр вәкилләрен берләштерү һәм аларны халык арасында массакүләм спорт мисалында популярлаштыру өчен оештырыла.

Турнирда катнашучыларның иҗатын һәм футбол яратучыларны уникаль мәдәни-спорт вакыйгасы тамашачылары булырга чакыралар. Чарага керү ирекле булачак.

 


Фикер өстәү