Самара өлкәсендә кыргый этләргә ау рөхсәт ителде

Бу турыда региональ ау департаменты вәкилләре хәбәр иттеләр, дип яза 63.ru.

Сукбай хайваннар саны төбәктә кыр кәҗәләре популяциясе кимүгә сәбәп булган, дип билгеләп үтелә. Узган елда һөҗүмнәр рекордлы була— 40тан артык терлек һәлак булган. Кар катламы югары булу сәбәпле, кыр кәҗәләре ашарга эзләп торак пунктларга якынлаша, этләр өчен алар җиңел табыш булып тора.

Кыргый этләргә ау, кыйммәтле мехлы хайваннарга кебек үк дәвам итә: 20 марттан 20 майга кадәр һәм 1 июньнән 28 февральгә кадәр.


Фикер өстәү