Сезнең авылда нишләп яталар?

Авыл яшьләре нинди алар? Нинди уй-хыяллар, ниятләр, максатлар белән яши? 6–9 февральдә Казанда узачак Халыкара авыл яшьләре конгрессында әнә шушы сорауларга да җавап табарга җыеналар.

Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова әйтүенчә, әлеге чара авыл җирлекләрен үстерү буенча уңышлы тәҗрибәләр кертү, яшьләр авыл оешмалары белән хезмәттәшлек өчен яхшы мәйданчык булачак. Конгресска Россия субъектларыннан һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре киләчәк. Әлеге чарада 18–35 яшьлекләр генә катнаша ала. Әлегә 25 ил теләк белдергән. Катнашырга теләүчеләрнең 15 гыйнварга кадәр теркәлергә вакытлары бар әле.

Диләрә Шувалова әйтүенчә, узган 2019 елда Аграр яшьләре берләшмәсенә ун ел тулган. Шуннан соң район берләшмәләре активистлары иң яхшы практикаларны туплау, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү буенча зур конгресс уздыру теләге белән чыккан. Әлеге чараны уздырыр өчен 3 млн 600 мең сум күләмендә грант отканлыкларын да әйтеп узды ул.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков фикеренчә, конгрессның төп бурычы – авыл җирлекләре, яшь белгечләр белән эшләү буенча халыкара тәҗрибәне өйрәнү.

– Без авылда яшәүче яшьләрне кайгыртырга тиеш. Авыл белгечләренең шәһәрдә яшәүчеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмавына ирешергә кирәк. Конгресс кысасында без авыл яшьләренә ничек ярдәм итеп булачагын өйрәнәчәкбез. Шул ук вакытта үз тәҗрибәбез белән дә уртаклашачакбыз, – диде ул.

Журналистлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов та бар иде. Ул “2020–2025 елларга авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасы кабул ителгәнлеген искәртте. Аның ярдәмендә яшьләр авыл ипотекасында катнаша, грантлар ала алачак.

– Без авылда тормыш сыйфаты югары булсын, авыл яшьләре үзен кимсетелгән итеп хис итмәсен өчен тырышабыз. Мондый темплар белән тиздән шәһәр һәм авылның аермасы калмас та, – ди Марсель Мәхмүтов.

Казанга килгән яшьләрне Мамадыш районына да алып барачаклар. Биредә аларны эшмәкәр, фермер Мотыйгуллин хуҗалыгы белән таныштырачаклар. Шуннан соң “Креатив чаналар фестивале”ндә катнашачаклар.

– Анда Татарстан халыклары мәдәнияте чагылыш табачак. Делегатларны шулай ук мари, керәшен, татар авыллары көнкүреше белән таныштырырбыз дип уйлыйбыз, – диде Диләрә Шувалова.

Журналистларның “Ни өчен Мамадыш?” дигән сорауларына каршы Ринат Садыйков: “Барлык башлыкларның да Мамадышныкы кебек актив булуын теләр идем. Анатолий Иванов Аграр яшьләр берләшмәсе белән бик тыгыз элемтәдә тора. Шуңа күрә без яшьләрне нәкъ менә шушы районга алып барырга булдык”, – диде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү