Шәдке авылы имамы һәлак булган авариянең сәбәбе нидә?

Фәрит хәзрәт Шәйхиев күрше авылга барырга дип юлга чыга. Әмма исән килеш әйләнеп кайта алмый. Ике авыл арасында юл һәлакәтенә очрап, гомере өзелә.
– Без биш бала үстек. Ике абыем, ике апам бар. Өчесе туган авылыбызда яши, бер апам – күрше авылда, мин исә – Казанда, – дип сөйли хәзрәтнең сеңлесе Рәфинә. – Фәрит абыем бик тә итагатьле, кешелекле иде. Әниебез сүзен тыңлап, армиядән соң муллалыкка укыды. Аннары, авылбызга кайтып, имам булды. Халык яратты аны. Үзе дә бер кешегә “юк” дип әйтә белмәде, киңәшләре белән ярдәм итәргә, туры юл күрсәтергә тырышты. Өч ел элек хаҗга барып кайткан иде.
Фәрит хәзрәт тәрәзә наличниклары ясау белән шөгыльләнә. Фаҗига буласы көнне, районга барып, калайлар алып кайткан. Аннары күршедәге Нырсы авылы кибетенә юл тота. Бу аның соңгы сәфәре була. Нырсы авылына борылган юлда фаҗигагә юлыга. Машинасы юл читенә төшеп китеп, өч тапкыр әйләнә. Хәзрәтне Саба хастаханәсенә алып китәләр. Тик ул юлда җан бирә. Әлегә ни булганын төгәл әйтүче юк. Кан басымы төшеп, рульне тота алмаган, дигән фараз да бар.
Хәзрәтнең тол калган хатыны Илсөяр ханым да – шушы авылныкы. Өч бала үстерә алар. Олы уллары Җәүдәткә – 13, уртанчылары Сәгыйтькә – 9, кечкенә кызлары Мәрьямгә – 6 яшь икән. Илсөяр мәктәптә география-биология дәресләре укыта. Төп йортта 78 яшьлек әниләре белән бергә яшәгәннәр.
– Кайтып керүләре рәхәт иде. Бик тату яшәдек. Киленебез дә безне үз туганнарыдай якын күрде. Авылдагы туганнар да, күрше авылдагы апа да гел бергә идек. Абыебызны югалту ачысы бик авыр. Әни ничек түзәдер. Эче янса да, тышка чыгармады. Сабыр итте. Балалар кызганыч. Әтиләренең кайтмас җиргә киткәнен аңлыйлар, – ди Рәфинә.
Хәзрәт хакында авылдашлары бары тик яхшы сүзләр генә җиткерә.
– Фәрит бик гыйлемле, матур тавышлы иде. Коръән укыганын берничә тапкыр ишетергә туры килде. Күңелгә үткәреп сөйләгән вәгазьләре истә, – дип язган авылдашлары Нурдидә Зиннәтова газетабызның социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Кешеләргә яктылык биреп тора иде. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, урын оҗмахта булсын. Гаиләсенә сабырлык телибез.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да юл һәлакәтендә гомере өзелгән дин әһеленең гаиләсенең кайгысын уртаклашты. “Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр. Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, дөрес сүзләр табып, мөнбәрдән аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырайткан кеше була ул. Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе – зур югалту…” – дигән мөфти.
Хәтерләсәгез, узган елның февралендә юл фаҗигасендә Мөслим районының имам-мөхтәсибе, 36 яшьлек Венер хәзрәт Моратовның гомере өзелгән иде. Аның алты баласы ятим калды.

Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Сбербанк 4276862018706434
Ак Барс банк 5209859355440477

Насибуллин Алмаз Рамилевич

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү