Шәхси кунакханәдә фаҗига булган — һәлак булучылар бар

Пермьдә шәхси кунакханәдә җылыту торбалары шартлый, берничә кешенең гомере өзелә, тагын өч кеше хастаханәгә озатыла. Бу хакта регионның территориаль куркынычсызлык Министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Ашыгыч ярдәм урынга 10 минут эчендә килде. Өч кеше зыян күрде, алар пешүләр белән хастаханәгә урнаштырылды. Һәлак булучылар да бар, — дип хәбәр итә «Лайф».

Кунакханәнең Совет Армиясе урамында урнашкан 21 нче йорт булуы аныклана. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, анда «Карамель»кунакханәсе урнашкан.

Бу хәл урынында ашыгыч хезмәтләр, җиде ашыгыч ярдәм бригадасы кизү тора.


Фикер өстәү