Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, февраль гыйнвардан салкынрак булачак. «Гомум фараз: февраль ае ул кадәр салкын булмаячак, әмма температура, гыйнвар ае белән чагыштырганда, күпкә түбәнрәк булачак. Бу гадәти түгел, әлбәттә», — дип белдерә Гидрометеорология үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Роман Вильфанд.
Аның сүзләренә караганда, февраль аенда һава торышы төрле булачак. Русиянең Европа өлешендә -10 градуска кадәр салкыннар көтелә. Башкортстанда февраль аенда уртача һава температурасы -13,3 градус, дип хәбәр итәк Башгидромет.
Гисметео мәгълүматларына караганда, термометрлар күрсәткечләре көндез +2дән -5 градуска кадәр, төнлә -1дән -14 градуска кадәр тирбәләчәк. Айлык явым-төшем күпьеллык уртача күрсәткечкә якын булыр дип көтелә.