Синоптиклар Татарстан юлларында көчле бозлавык хасил булуы турында кисәтте

3 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә, көндез кайбер районнарда кар явачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтте.

3 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән бераз кар явачак, көндез юеш кар, кайбер районнарда юлларда бозлавык хасил булачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -6..-11, аязган вакытта -19 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..+1 градус.

4 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән бераз кар һәм юеш кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -4..+1, көндез шулай ук -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

5 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Бераз кар һәм юеш кар явачак. Кайбер районнарда юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -1..-6, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бозлавыкта таймый торган аяк киеме кияргә киңәш итә. Табигатьтә ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга, машина йөртүчеләргә исә кисәк тормозга басудан сакланырга кирәк.

Шулай ук мөмкинлек булганда бу көннәрдә ерак юлга чыгуны кичектереп торыгыз. Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннарда гына чыгарга киңәш ителә. Бәла-каза килеп чыккан очракта «101, 112» бердәм номерларына шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү