Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, иртәгә республикада юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Төнлә температура 0..-5, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү