Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Юлларда бозлавык була, төнлә һәм иртән урыны белән кар явачак.

Көндез һаваның максималь температурасы -2…-7 градус була.


Фикер өстәү